16+

Казанда янгын сүндерү машиналары “туе” булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 15 июньдә Казанда МЧС бүлекчәләренә яңа һәм капиталь төзекләндерелгән янгын сүндерү машиналарын тапшыру тантанасында катнашты. Әлеге чара Җиңүгә-75 ел һәм ТАССРга 100 ел шигарендә узды.

Казанда янгын сүндерү машиналары “туе” булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 15 июньдә Казанда МЧС бүлекчәләренә яңа һәм капиталь төзекләндерелгән янгын сүндерү машиналарын тапшыру тантанасында катнашты. Әлеге чара Җиңүгә-75 ел һәм ТАССРга 100 ел шигарендә узды.

Өй салып чыккач яки фатирга күченгәч, туй-бәйрәм үткәрү матур йола. МЧС хезмәткәрләре дә яңа машиналарга “өй туе” шикелле куанды.
- Республикада соңгы 5 елда янгыннар һәм суда батып үлү очраклары ике мәртәбәгә кимеде. Бу сезнең эзлекле, системалы һәм максатчан эшчәнлегегезнең уңай нәтиҗәсе. Республикада янгынга каршы тору мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә, техника паркы ныгытыла. Ярдәм күрсәткәннәре өчен шулай ук Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына да зур рәхмәт! - диде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Казан, Лениногорск, Кайбыч, Мөслим, Биектау, Яшел Үзән, Түбән Кама, Мамадыш, Балтач, Югары Ослан, Питрәч, Кама Тамагы, Алексеевск, Чүпрәле, Лаеш һәм Әтнә янгын сүндерү частьләренә машина ачкычлары тапшырылды.

Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр минисистры Рафис Хәбибуллин таныштырганча, 33 яңа янгын сүндерү машинасы сатып алу өчен республика бюджетыннан 180 миллион сум бирелгән.
- Республика программасы кысаларында 3 ел инде Чаллыда янгын сүндерү машиналары капиталь ремонтлана, быелга 130 машина яңартылды. Янгын сүндерү машинасының яңасы 8,5 миллион сум тора, ә капиталь ремонтлау 2,5 миллион сумга төшә. Программа дәвам итә. Сулыкларда коткару хезмәтләре көймәләр белән 100 процентка тәэмин ителгән, менә тагын ике яңа көймәгә баедык. Ике модуль-штаблы булдык. Модуль палатка генератор белән җиһазландырылган, анда кышкы трассаларда салкыннан курыкмыйча эшләргә мөмкин. Татарстан Президентына, республика хөкүмәтенә рәхмәт! Ел саен 10-15 яңа янгын сүндерү машинасы сатып алына. Безнең бурыч-янгыннарны һәм суларда батуларны киметү. Моның өчен техник мөмкинлекләр зур. Иң мөһиме- кешеләр, хезмәткәрләребез тәҗрибәле һәм әзерлекле. Куелган бурычларны үтәрбез дип ышанам, - диде Рафис Хәбибуллин.

Питрәч янгын сүндерү частында шофер булып эшәүче Михаил Яковлев сөенече белән уртаклашты.
- Казанда эшләдем, хәзер гаилә белән туган якка күченеп кайттым. Янгын сүндерү машинасын ике ел йөрттем. Техника шактый искергән иде, шунлыктан ул Чаллыга капиталь ремонтка җибәрелде. Үзем йөрткән машинаны танымадым, Чаллыда өр яңа төсле итеп ясап бирделәр, күз тия күрмәсен, - диде Михаил Яковлев.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading