16+

Казанга 600 табиб кирәк

Россиянең башка төбәкләреннән Татарстанга эшкә күченеп кайткан югары квалификацияле табибка, торак мәсьәләсен хәл итү өчен, республика 500 мең сум ярдәм бирә.

Казанга 600 табиб кирәк

Россиянең башка төбәкләреннән Татарстанга эшкә күченеп кайткан югары квалификацияле табибка, торак мәсьәләсен хәл итү өчен, республика 500 мең сум ярдәм бирә.

– Казанда медицина учреждениеләре табиблар белән 78,9 проценка тәэмин ителгән, штат тулылыгы өчен әле тагын 600 табиб кирәк. Казанда табибларның уртача хезмәт хакы – 45, ә шәфкать туташларыныкы 32 мең сум, – диде шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
«Дустанә дәваханә» («Дружелюбная поликлиника») республика проектын гамәлгә ашыру медицина учреждениеләрендә хезмәт күрсәтүне сизелерлек яхшырткан.
– Табибка керергә көтеп тору вакыты 10 минутка кыскарды, кабул итү 15 минутка җиткерелде. Участок терапевтларының эш сәгатьләрен озынайту нәтиҗәсендә, кабул итүгә язылучылар саны 30 проценка артты. Медицина учреждениеләренең барысында да call-үзәк (call-центр) эшли. Дәваханәләрдә – «авырулар комитеты», ә балалар дәваханәләрендә «ата-аналар советы» оештырылды. Әлеге җәмәгать башлангычлары катнашында ай саен җыелыш үткәрелә, медицина хезмәте күрсәтүне тагын да яхшырту юллары барлана, тәкъдимнәр җиткерелә, – диде Илнур Хәлфиев.
Медицина учреждениеләренә карата шикаятьләрне яки теләкләрне социаль челтәрдә «ВКонтакте», Instagram һәм WhatsApp адресларында да калдырырга була. Илнур Хәлфиев әйткәнчә, һәр хәбәр күзәтеп барыла.
Киңәшмәнең көн тәртибенә куелган мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклашканда, мэр Илсур Метшин Казандагы медицина учреждениеләрен төзекләндерүгә ярдәме өчен Татарстан Президентына рәхмәт әйтте.
Казанда узган ел медицина тармагындагы 52 учреждение төзекләндерелгән, быелгы ремонт эшләре планына 19 бина алынган. Шәһәрнең 18нче хастаханәсендә тәүлек дәвамында эшли торган травмпункт төзелә. «Салават күпере» микрорайонының Заречье урамындагы 28нче йортта, шулай ук «Кояшлы шәһәр» торак комплексының Гариф Ахунов урамындагы 16а һәм Бакый Урманче урамындагы 5нче йортларда педиатрлар белән гомум практика табиблары офислары ачылачак. Мондый эшчәнлек юнәлешендәге офис Вознесенское бистәсендә 1 июньдә ачылган инде. Быел Салмачы бистәсенең Сәйдәш урамындагы 38нче йортта педиатрлар белән гомум практика табиблары офисы, Тынычлык бистәсенең Рыбацкая урамындагы 2нче йортта ашыгыч медицина ярдәме подстанциясе, Борисково бистәсенең Пожарная урамындагы 56нчы йортта фельдшер-аккушер пункты эшли башлаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Мөһим

loading