Шәһәрдә урам юлларын нинди акчага төзекләндерергә җыеналар?
Татарстан башкаласында бу җәйдә шәһәр эчендәге 23 урам юлы төзекләндерелә. Казан территориясенә кергән бистәләр дә мөлдерәтеп, мәхрүм калдырылмаган – аларда да 22 урам юлы ремонтлана.
Скопировать ссылку

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, бу эшләрне башкару өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 11,7 миллиард сум тәгаенләнгән. Әлеге чыганакларның 2,9 миллиард сумы урам-юл челтәрен ремонтлауга, ә 6,5 миллиард сумы юллар проектлауга, төзүгә һәм үзгәртеп төзүгә тотыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасы буенча быел башкалада 2,3 миллиард сумлык төзекләндерү үткәреләчәк.
– “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” федераль проектының да ярдәме зур. Быел әлеге чыганактан юлларга 640 миллион сумлык төзекләндерү башкарыла, – диде Игорь Куляжев.
Мисал өчен, Гареев, Хезмәт, Белинский, Беломорская, Гагарин, Гладилов, Голубятников, Лесная, Совет районындагы Магистраль, Маршал Чуйков урамнары юллары һәм Старательная тыкрыгы юлы шушы проект хисабыннан ремонтлана.
Комментарийлар