Казан кызларының чибәрлеге бөтен дөньяга мәгълүм. Армения, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Украина, Таҗикстан, Кыргызстан, Казахстан һәм Грузия кешеләре – күптәнге туганнарыбыз. Хәзер Австралия, Бельгия, Англия, Германия, Канада, Мексика, Кытай, Финляндия, Нидерланд, Франция, Словакия, Швейцария, Эстония, Босния һәм Герцеговина гражданнары белән дә гаилә кора башлаганбыз.
– Казан җиңел мохите белән күңелләрне үзенә тартып тора. Узган ел Мәскәүдән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан, Киров һәм Ульяновск өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Нижневартовск һәм Сургут шәһәрләреннән 300 пар үзләренең никахларын махсус Казанга килеп теркәде, – дип сөйләде Римма Миңнуллина “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
Татарстан башкаласында узган ел 21 888 бала туган, бу аннан алдагы елдан 10,9 процентка азрак.
– Бүген 1990 елларда туган балалар үсеп җитеп, үзләре бала алып кайта башлады. Туксанынчы елларда гаиләдә бер бала иде инде, ике балалы гаиләләр сирәк иде, ә өченчесее турында уйламадылар да. Балалар аз туган шул елларның чагылышы бу. Яшь гаиләләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә хәзер. Балалар туу күрсәткече яхшырачак, – дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин.
Комментарийлар
0
0
Без хатын-кызларның хокукларын хөрмәт итәбез, диненә карамастан, алар тугры, белемле һәм югары әхлаклы булсалар.e-mail engtaher1998@gmail.com
0
0