16+

Казанның матур урыннарын берләштерә торган яңа велосипед юллары булачак

Татарстан Республикасы торак пунктларының тотырыклы үсеш концепциясе булырга тиеш. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында шундый гозерен җиткергән.

 Президент ярдәмчесе Олеся Балтусова сүзләренчә, хәзергә тарихи Казан өчен шундый концепция булдыру эше алып барыла.
“Рөстәм Нургали улы безгә бик җитди кисәтү ясады. Барлык объектлар да шул концепциягә туры килергә һәм алга таба да эшләргә, документлар белән теркәлгән булырга тиеш. Бу архитектурага гына түгел, ә тарихи биналарның ландшафты, рельефына да кагыла”, - дип аңлатма бирде Олеся Балтусова. 

Әгәр дә Президентка тәкъдим ителгән тарихи объектларны торгызу буенча барлык тәкъдимнәр дә кабул ителә дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз. Мисал өчен Казанның Гоголь урамы 8 нче йорт адресы буенча урнашкан объектны  яңарту  буенча проект инде икенче тапкыр кире кагылган һәм яңадан эшләүгә җибәрелгән. 

Аның каравы, Татарстан башкаласындагы Горький паркын һәм Казансу яр буен, Госпиталь бакчасын һәм Кабан күле яр буен тоташтыра торган велосипед юлы булдырылачак. Киләчәктә биредә җәяүлеләр юлы, яшел зоналар  ясау да күздә тотыла. 

Әлегә бу территорияләрне үзара бәйләү мәсьәләсе ачык кала һәм аның буенча фикер алышулар планлаштырыла. Проект тормышка ашырылган очракта, тарихи һәйкәлләрне саклап калуны да уйлап бетерергә кирәк, ди белгечләр. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading