Бала имезгәндә флюорография ярыймы?
Бала имезүче хатын-кызга флюорография ясатырга ярмый дип ишеткәнем бар, бу сөтнең тәмен үзгәртә икән. Бу чынлап та шулаймы?
Алинә Гарәфиева,
Кайбыч.
Рентген нурлары радиоактив нурланыш бирә. Шуңа да баласын имезүче хатын-кызның борчылуы урынлы. Шунысын да искәртергә кирәк, хәзерге заманча медицина шартларында нурланыштан килгән зыян бик түбән. Әлеге тикшерү анага, баласына зыян салмый гына тикшерү үткәрергә мөмкинлек бирә. Шуңа да кирәк булган очракта имезүче хатын-кызларга да рентген ясыйлар. Бу тикшерү сөтнең сыйфатына тәэсир итмиме, дип борчылучылар да бар. Тикшерүләр раслаганча, сөтнең тәме дә, сыйфаты да рентгеннан соң үзгәрми. Шуңа да флюорография ясатканнан соң ук баланы имезергә рөхсәт ителә.
Комментарийлар