16+

Кемгә, кая мөрәҗәгать итәсе, яки Арчада контракт буенча хезмәт итәргә нигә чакырмыйлар?

Арча урамнары буйлап барабыз, әле дә шул күренеш: бер җирдә дә контракт буенча хезмәт итү мөмкинлеге турында мәгълүмат булмады. Матур йортлар һәм яхшы юллар бар, әмма безгә кирәклесе юк.

Кемгә, кая мөрәҗәгать итәсе, яки Арчада контракт буенча хезмәт итәргә нигә чакырмыйлар?

Арча урамнары буйлап барабыз, әле дә шул күренеш: бер җирдә дә контракт буенча хезмәт итү мөмкинлеге турында мәгълүмат булмады. Матур йортлар һәм яхшы юллар бар, әмма безгә кирәклесе юк.

Илебез махсус хәрби операция алып бара. Анда җиңүебез һәрбер солдаттан, тылдагы һәр кешедән тора. Өлешчә мобилизация буенча киткән егетләребез батырларча көрәшә, хәзер инде ярдәмгә контрактчылар килә. Ә менә районнарда ир-атлар белән бу юнәлештә эш тиешенчә алып барыламы? Моны белешергә дип, Арчага юл тоттык. 

Шәһәргә 2 чакрым кала контракт буенча хезмәткә чакырулы реклама щиты каршы ала. Монысы начар түгел, әмма... Шуның белән шул. Башка бер җирдә дә игълан да, белдерү дә, кечкенә генә мәгълүмат булса да күренмәде. Арчага кергәндә шушы тирәдән чыккан билгеле шәхесләр, геройларның фотолары белән такталар бар, әмма илебезне сакларга чакыручысы юк. Хәер, Казанга таба бара торган ягында берсендә куйганнар, тик ул әллә кайда кырда, аны күрү бик авыр. Алга таба Арча урамнары буйлап барабыз, әле дә шул күренеш: бер җирдә дә контракт буенча хезмәт итү мөмкинлеге турында мәгълүмат булмады. Матур йортлар һәм яхшы юллар бар, әмма безгә кирәклесе юк. Юл өстендәге бер кибеткә кереп чыктык. Эчендә дә, тышында да, игълан күренмәде. Сатучысы белән сөйләшкәндә шунысы аңлашылды, башка кибетләрдә дә юк алар. Бу гына түгел, күп кенә оешмалар да үзенә мәгълүматны куярга ашкынып тормый.

Менә без Арчаның полиция бүлеге бинасы яныннан узып барабыз. Илнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, ярдәм итү төшенчәләре аларга якын булырга тиеш кебек, әмма монда да хәлләр мөшкел. Ни сөйлибез инде, хәтта район хакимияте һәм башка дәүләт учреждениеләре янында да контракт хезмәткә чакыручы элмә такталары таба алмадык. Йөри торгач, шәһәрнең нәкъ үзәгенә килеп җиттек. Монда атаклы Арчаның “Биг Бены” урнашкан. Әлеге урында ни сөенеч, район мәдәният йорты бинасының керә торган җирендә игълан ябыштырылган. Каршындагы мәйданда да плакатлар бар. Аның каравы, үзәктә реклама күрсәтүче ике зур экран бар, әмма аларда контракт буенча хезмәт итү турында мәгълүмат куймыйлар. Махсус рәвештә әллә ничә минут карап тордык, юк, күренмәде андый нәрсәләр. Хәер, аның Арча һәм Әтнә районнары өчен эшләүче военкоматы янында да андый-мондый нәрсә сизелми. Гадәттә, әлеге бина тирәсендә хәрби киемнән торган егет белән зур гына такта тора. Анда контракт буенча хезмәт итәргә чакыралар. 

Ярый әле военкоматның үзендә тиешле мәгълүматны алып була. Бинага кереп киттек. Кизүдә торучы яшь кыз контракт буенча хезмәт итү турында белешергә килгәнне белгәч, шунда ук 3нче бүлмәгә җибәрде. Анда военкомат хезмәткәре каршы алды. Ул барысын да бәйнә-бәйнә аңлатып алды. Аның сүзләренчә, иң мөһиме – Россия оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта бер тапкыр 195 мең сум акча килә. Аны хәрби укуларга киткәч, 10 көн эчендә күчерәчәкләр икән. Нинди һөнәр буенча хезмәт итәсе килгәнеңне әйтәсең дә, 1 айдан алып 3 айга кадәр Ростов өлкәсендәге бер хәрби частьтә шуның буенча өйрәтәчәкләр.

Баксаң, хәзерге вакытта МХО зонасында машина йөртүчеләр һәм пешекчеләр кирәк икән. Әле шунысын белдем, әгәр дрон операторы булып китсәк, бер тапкыр өстәмә 105 мең сум акча бирәләр. Аларына да кытлык кичерәләр, ди. Бер нәрсәне әйтеп узмыйча булмас. Башка төбәктә теркәлгән булсаң, әмма Татарстаннан китәргә теләк белдерсәң, барысына да кушып, тагын 305 мең сум акча күчерәчәкләр. Тик, әлеге мәгълүматларны Арча халкы белә алмый, чөнки плакатлар да, элмә такталары да, игъланнар да юк бит. 

Россия оборона министрлыгы белән контрактны шушында гына имзалыйсы икән. Казанга барып йөрисе юк. Теләк белдерү белән, Арча шифаханәсенә табибларны узарга җибәрәләр. Аны тиз арада үтәсең, ул яктан проблемалар юк. Шул вакытта военкоматтагы шушы хезмәткәр шәхси эшеңне тутырып, башкалага җибәрә. Ул папкада гариза, имза куелган контракт, медицина күрсәткечләре һәм башка докуменлар була. Татвоенкоматта берничә көн эчендә карар чыгарып, кайсы көнне ничәгә киләсен әйтәләр. Шуннан соң ир-ат “учебкага” китә. Райондагы эшләр берничә көн эчендә төгәлләнә. Ә инде безгә Арчада уйлагыз да, аннары кизү торучыга шалтыратырсыз, диделәр. Уңай карарың булу белән, монда эш башланып китәчәк. Анысы шулайдыр да, әмма контракт буенча хезмәт итүгә чакыру, аның турында мәгълүматны халыкка җиткерү өстендә башкарасы эшләр җитәрлек.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәсим иптәш нәрсә күрергә килгәндер дә, кая гына карап йөргәндер. Син әйткән экранда СВО каһарманнарын да, батырларын да, чакыруларын да күрсәтәләр. Барган барган, күз йөгертеп түгел, әйбәтләп өйрәнеп кайталар аны, иптәш. Син әйткән чакыруларны дом саен ябыштырып киттеләр, әллә кайчан. Подъезд ишегенә генә түгел, хәтта һәр этаж саен стенала эленеп торалар. Иренмәсәң тагын кил, үзем төртеп күрсәтермен.

    Мөһим

    loading