16+

Кеше гомерләре белән уйнарга ярамый

Игътибарсызлык, кагыйдәләрне үтәмәү, тизлек режимын сакламау, каршы як юлга чыгу, хезмәт һәм ял режимын бозу – юллардагы хәвеф-хәтәрләр китереп чыгаручы төп сәбәпләрне беренче тапкыр гына атамыйлар.

Кеше гомерләре белән уйнарга ярамый

Игътибарсызлык, кагыйдәләрне үтәмәү, тизлек режимын сакламау, каршы як юлга чыгу, хезмәт һәм ял режимын бозу – юллардагы хәвеф-хәтәрләр китереп чыгаручы төп сәбәпләрне беренче тапкыр гына атамыйлар.

Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында бу юлы балалар катнашындагы фаҗигаләргә, машина йөртү таныклыгын алганда укуның сыйфатына басым ясадылар. Утырыш Татарстан премьер-министр урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә үткәрелде.

Фаҗигаләр катлаулана

Юл һәлакәтләренең барлык күрсәткечләр буенча кимүе күзәтелсә дә, борчылырлык хәлләр дә җитәрлек. Ел башыннан меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 74 кеше һәлак булган, 1403 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Май аенда гына да дүрт баланы югалтканбыз. Белгечләр, юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгы арта бара, дип белдерә. Бигрәк тә балалар үлеменә китергән фаҗигаләрне искә алу да кыен. 17, 20, 21 май көннәрендә Алабуга, Чүпрәле, Буа районнарында балалар үлеме теркәлде. Ел башыннан санаганда, барлыгы җиде бала һәлак булган. Шуларның берсе җәяүле, калганнары пассажир.
– 26 майдагы фаҗигане барыгыз да хәтерлидер. Мәскәү – Уфа юлында 1983 елгы машина йөртүче светофорга туктаган машиналарга килеп бәрелә. Өч яшьлек бала шунда ук үлә. Соңрак хастаханәдә аның әнисе дә вафат була. Әти-әниләргә һәм барлык транспорт йөртүчеләргә шуны әйтәсем килә: сез рульгә утыр­гач, машина белән югары тизлектә идарә итә башлыйсыз. Тизлек режимын сакларга һәм бик тә игътибарлы булырга кирәклеген онытмасагыз иде. Алда – җәйге каникуллар чоры. Исегезгә төшерәм, узган ел җәйнең өч ае эчендә респуб­ликада ун бала вафат булды. Бу барлык балалар үлеменә китергән еллык фаҗигаләрнең яртысыннан күбрәк өлешен тәшкил итте (ел дәвамында 18 бала һәлак булды). Әти-әниләр үз балаларының иминлегенә бик җитди карарга тиеш. Балага куркыныч яный икән, аларны караучысыз калдырмавыгыз хәерлерәк булачак. Балаларны транспорт чарасына утыр­тканда махсус автокреслолардан гына файдаланырга кирәк. Үз мисалыгызда юл йөрү кагыйдәләрен аңлатыгыз. Исегездә тотыгыз: балалар юлларда – иң якланмаган катнашучылар! – диде Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов. Сүзен дәвам итеп, бу проблеманы чишүне полиция үзе генә башкарып чыга алмаячагын, гаммәви мәгълүмат чараларының да бу хакта күбрәк язуларын һәм халык­ка җиткерүләрен сорады.

Мәктәп автобусларында куркынычмы?

Балаларның юлларда куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, мәктәп автобусларының да эшли башлаганына шактый вакыт үтте. Алар хакында да хөкүмәт комиссия­сендә бер генә кат сөйләшү булмады. Автобусларның техник төзеклеге, балаларны йөртүнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә булышучы ГЛОНАСС белән эшне җайга салдык кебек. Балалар вакытында бара, вакытында кайта. Күп вакыт укытучылар да озатып йөри. Мәктәпкә барам дип, юлда җәяү йөргән бала юк хәзер. Бер караганда, бар да тәртип кебек. Ә менә Чүпрәле районындагы көтелмәгән «ЧП» бөтен республиканы аякка бастырды. Имтиханнан чыккан 18 баланы алып кайтучы автобус йөртүченең исерек булуын ГАИ хезмәткәрләре ачыклаган. Чүпрәле районының куркынычсызлык буенча комиссиясендә: «Бу мәсьәләдә берничек тә аклана алмыйбыз», – дип кенә әйтә алдылар. Бүген әлеге автобус йөртүче эшеннән куылган. Әмма бу гына проблеманы хәл итми бит. Күрәчәк булмасын, әгәр дә бу балалар бәла-казага тарыган булсалар?! Бәла чыккач кына тикшерүдән ни мәгънә?! Директор, озатып йөрүче укытучыларга да уяулыкны югалтмаска кала?! Аннан хәмер белән авызың буялган икән, эшкә чыкма йә мондый эштә бөтенләй эшләмә. Нәрсә генә дисәк тә, җаваплылык төп фактор булырга тиеш. Бигрәк тә балалар язмышы белән уйнарга ярамый. Статистика мәгълүматлары буенча, һәр икенче юл-транспорт һәлакәте барышында салонда балалар булган. Алар катнашында 54 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 2 бала һәлак булган, 62се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Балаларның имгәнүенә яки үлеменә китергән фаҗигаләрнең 90 проценты машина йөртүчеләрнең гаебе аркасында килеп чыккан. Ел башыннан 117 юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләре бозуы аркасында 3 бала һәлак булды, 126сы төрле имгәнүләр алды.

Йөртергә укытмыйбыз

Юллардагы аварияләрнең күплеген белгечләр автомәктәпләрдәге укытуның сыйфаты начар булу белән дә бәйләп аңлата. Хәтерләсәгез, берзаман машина йөртергә укыту мәктәпләре яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек арткан иде. Тегендә – автомәктәп, монда автомәктәп ачтылар. Электән килгән бер система югалып, яңача укытыр­га тырыштылар. Күбесендә практик дәресләр үтәргә чират көтеп җиткерә алмыйча, имтихан бирергә дә чыгып китүчеләр булды. Соңгы елларда тикшерә башлагач, аларның күбесе ябылды да. Бүген дә хәлләр мактанырлык түгел. Машина йөртү стажы ике елга кадәр булган йөртүчеләр катнашындагы юл һәлакәтләре саны арткан. Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов фикеренчә, бу – республикада машина йөртергә өйрәтүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфаты түбәнәю белән бәйле. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров республика автомәктәпләренең нәтиҗәлелеген билгели торган яңа рейтинг төзеләчәген белдерде. Анда белем бирү оешмасы өчен юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомәктәп­ләрне тәмамлаучылар катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары саны саналачак.
– Әйдәгез, юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомәктәпләрне тәмамлаучылар катнашында кагыйдә бозу очраклары саны буенча рейтинг төзеп, кешеләргә күрсәтик. Үз баласын шоферлыкка укырга бирергә ниятләгән ата-аналар иң элек әлеге рейтингка күз салачак һәм автомәктәпне тәмамлаучыларның юлда ни рәвешле тәртипле йөрүен белә алачак, – диде Шамил Гафаров. – Болар барысы да республика автомәктәп­ләрендә белем бирүнең сыйфатын сизелерлек күтәрергә ярдәм итәчәк.

Бу мәктәптә укыган шуның кадәр кеше авария ясаган, дип хәбәр булганда, андый җиргә кем генә укыр­га барыр икән?! Аннан укырга килүчеләр үзләре дә автомәктәпне тикшеребрәк барсыннар иде. Шамил Гафаров әйтүенчә, машина йөртүчеләрне әзерләгән инструкторларның да укыту сыйфатын тикшерергә кирәк әле. Кайбер инспекторларның үзләренең дә юл йөрү кагыйдәләре бозулары теркәлгән. Тикшерүләр барышында аларның һәр дүртенчесенең хаталары булган. Мәсәлән, Әлмәт автомәктәбе инструкторының 68 тапкыр юл йөрү кагыйдәсен бозуы ачыкланган. Күбесе тизлек арттыру белән бәйле. Тәтеш инструкторы, каршы як юлга чыгып, машина йөртү таныклыгын алдырган. Нурлат районында исә инструктор, аек булмаган хәлдә, практик дәрес үткәргән.

Автомәктәптә укыту сыйфаты начар, белем бирү нәтиҗәлелеген арттыру турында уйланганда, бер үк вакытта аларның материал-практик базасын да ныгытырга кирәк. Быел бер танышым, автобус, КамАЗ йөртү өчен, таныклык алырга укыр­га йөрде.
– Бер генә дә төзек машиналары юк бит, имтихан тапшырып булмый, ватыла да чыга, ватыла да чыга. «Учебный» техника алданрак та барырга тиеш бит әле ул, өченче ай барам, йә миңа җиткәнче гамәлдән чыга, йә ул көнне бөтенләй дә кабыза алмыйлар. Исемемне күрсәтмәгез инде, имтихан бирүчеләр укыса, нәкъ шулай диячәкләр, – диде.
Бер үк вакытта машина йөртүчеләр саны да, юлларда машиналар саны да арта. Узган елның бу чоры белән чагыштырганда да 24 меңгә транспорт чарасына баеганбыз. Республикадагы һәр икенче кешегә бер транспорт чарасы туры килә хәзер. Машина йөртү таныклыгы алучылар уртача 30 мең кешегә күбәйгән. Ә хәрәкәтнең, техниканың артуы тагы да күбрәк игътибарлы булуыбызны сораячак. Сак йөрикче зур юлларда, хәвеф-хәтәрсез генә.

Рәсимә Галиева

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading