Билгеле татар этнологы Дамир Исхаков үз вакытында мондый мөһим документны булдыру өстендә эшләгән булган, әмма ул төгәлләнми калган.
– Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтында Этнологик мониторинг үзәге оешкан иде, тиздән ул бетерелде. Димәк, стратегиянең бер очын Тарих институтыннан эзләргә кирәк. Без үзәктә татарлар үсеше программасын эшли башлаган идек. Үткән елның башында ул стратегияне татар конгрессы әзерләргә кереште. Бу эш Фәннәр академиясенә кушылды. Гомумән алганда, ул ахыргача җиткерелмәде. Хәзер бу мәсьәлә тагын калкып чыкты. Минемчә, стратегияне әзерләү буенча эшче төркем составында галимнәр булу шарт. Стратегия үз эченә телне дә, динне дә, икътисадны да, демографияне дә, мәдәниятне дә, тарихны да алырга тиеш. Мин аны күпкырлы итеп күрәм. Милләтебезнең киләчәге – шул мөһим документта, – диде галим.
Сәясәт белгече Руслан Айсин документны берничә өлештән күрә. Аныңча, стратегиядә урын алачак бурычлар якын киләчәккә (биш елга), бер-ике буынга җитәрлек һәм озак вакытка (өч-дүрт буынга) исәпләнгән булырга тиеш.
– Шунысын да истән чыгармаска кирәк: татар дөньясы ул Казан гына түгел, татарларның 75 проценты республикадан читтә яши. Аларның мәнфәгатьләренә дә игътибар зур булсын иде. Аннары документны эшләүдә Фәннәр академиясе, татар конгрессы, галимнәр, филологлар, тарихчылар, сәясәтчеләр генә түгел, читтә яшәүче татар оешмалары лидерлары һәм ирекле фикерли торган зыялылар да катнашырга тиеш. Һәрбер категория үз юнәлеше буенча фикерләрен туплый, аларны язып тапшыра һәм шуларны тезис итеп, документка кертәләр. Калын-калын хезмәтләрне беркем дә укып утыра алмый. Иң кирәкле фикерләрне сөземтә итеп биреп, мөһим пунктлар гына языла. Шуннан соң эш планы, башкарыласы эшләр теркәлергә тиеш дип саныйм, – дип сөйләде ул безгә.
Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
– Без бу мәсьәләне күптәннән күтәрәбез. Татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителергә тиеш, дип, үзебезнең комитетта да, Бөтендөнья татар конгрессында да күтәргән идек. Чыннан да, бу – бик кирәкле документ. Татар халкының киләчәге нинди булыр… Бигрәк тә бүгенге вазгыятьтә, милли мәктәп, телләр проблемалары шактый кискен тора. Татар халкының үсеш стратегиясе мәсьәләсе яңадан калкып чыкты, һәм бу бик дөрес. Бу мәсьәләне үзәккә алып, аны хәл итмәсәк, татар халкының киләчәген күзаллый алмаячакбыз. Президент, бу эш өчен Бөтендөнья татар конгрессы җавап бирергә тиеш, диде, ләкин конгресс үзе генә бу эшне ерып чыга алмаска мөмкин, хөкүмәт, дәүләт структуралары, ресурслар да кирәк. Без комитетта бу хакта фикер алышырбыз. Монда мәгариф, мәдәният тә, рухи дөнья, фән дә катнаша. Бигрәк тә безнең комитетка караган бөтен өлкәләр бу мәсьәләне хәл итү өчен үзләреннән өлеш кертергә тиеш. («Татар-информ»)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар