- Апага әлеге премияне тапшыру хакындагы указга 2016нчы ел ахырында ук кул куелган иде. Район мәдәният сараенда ремонт эшләре булу сәбәпле, вакытында тапшырылмый калды. «Районга зур концерт белән кайтканда сәхнәдә тапшырырсыз», - диде.
Хәния апа үлгәнгә ярты елдан артык вакыт үтте, әмма вакыт дәваламый икән. Киресенчә генә: уйлар дәрьясына чумып, тагы да ныграк сагына башлыйсың. Апа гел кайтып керер кебек. Ул бит Тәтешлегә кайтса, без бер минутка да аерылмый идек. Əгәр дә берәр хәл чыгып, мин аны каршы алмасам - бу дөрес әйбер булмый иде. Ул гастрольдә булса, көн дәвамында берничә тапкыр шалтыратышып сөйләшә идек. Ə хәзер аның истәлеге булып кигән киемнәре һәм фотосурәтләре генә калды. Əмма минем өчен иң кадерле истәлек - ул хатирәләр, апа белән бергә булган вакытны искә алу.
Элек Казанга еш барылмый иде, хәзер ай саен йөрелә. Анда күңел ничектер тынычланган кебек. Ярый әле Алиям, Алсуым бар. Алар миңа үз балаларым кебек якын.
30 май көнне, апаның туган көнендә берьюлы өч шәһәрдә - Казан, Яр Чаллы, Уфада хәйрия концертлары узачак. Казандагы концертта мин дә чыгыш ясыйм. Тамашачыларга апамның ике җырын башкарачакмын.
Комментарийлар