Икенче танылган хәдисне Гаишә радыйяллаһү ганһә сөйли, Рәсүлүллаһ салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйтте: “Кем безнең эшебезгә, ягъни дингә катнашы булмаган яңалык кертсә, аның гамәле кабул булмас”.
Гаишә радыйяллаһү ганһә Рәсүл әкрам галәйһиссәләмнең хатыны иде. Пәйгамбәр галәйһиссәләм белән торганга күрә, аннан гыйлем ала, күп хәдисләрне тапшыра һәм башка кешеләргә дәрес бирә. Бервакыт Гаишә радыйяллаһү ганһә янына бер хатын килеп: “Нишләп күрем беткәннән соң, тотмаган уразаларны тотарга, ә укымаган намазларны кайтармаска кирәк? - дип сорый. Ул радыйяллаһү ганһә аңа: “Пәйгамбәр галәйһиссәләм шулай кушты икән, димәк үтәргә кирәк!” - дип, җавап кайтара. Ягъни ни өчен, моның нинди хикмәте бар, дигән сорауларга кырт итеп кистереп әйтә.
Җүләйбиб радыйяллаһү ганһү исемле сәхабә булган. Ул төскә биткә матур булмаган, фәкыйрь һәм аның хакында кешеләр белмиләр иде. Рәсүлүллаһ галәйһи үә сәлләм аңа үзенә бер гаилә янына барып, кыз сорарга кушкан. Шул сәхабә кызның әтисе белән күрешеп, максатын аңлата. Кызның әтисе: “Хатыным белән киңәшәм”, - дип әйтә. Хатынына әйткәч, башта сөенә уйлый пәйгамбәр галәйһиссәләм үзенә сорый дип. Ләкин шул сәхабәгә дип белгәч, каршы чыга. Әти-әнисе янына кызлары чыгып әйтә: “Ничек сез пәйгамбәр галәйһиссәләмгә каршы чыгасыз? Әгәр ул аны тели икән, димәк анда минем өчен хәер бар”. Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә шушы сүзләрне ирештергәч, ул дога кыла: “Йа Раббым Аллаһ шушы кызга бәрәктне бир һәм ул бер кайчан бетмәсен”. Бу кыз ире үлгәннән соң бик каты байый һәм сәдаканы тарата башлый Һәм аның бер кайчан да байлыгы кимемәгән.
Ухуд сугышында мөселманнарга һөҗүм ясыйлар. Пәйгамбәрне яралыйлар һәм ул үлде дип хәбәр тараталар. Насиба бинт Кааб радыйяллаһү ганһә исемле хатын Рәсүл әкрам галәйһиссәләм янына килеп, алдан-арттан, уңнан-сулдан аны үз гәүдәсе белән саклый башлый. Бу хатын-кыз 13 җирдән яралана һәм хәле бетеп җиргә ава. Шушы мизгелдә Рәсүлүллаһ галәйһи үә сәлләм аңа әйтте: “Синең кебек кем шулай сугышыр икән? Сора миннән? Сиңа дога кылырмын.”. Бу хатын-кыз Пәйгамбәрдән: “Җәннәттә синең белән якын булырга телим”, - дип сорый. Рәсүл әкрам галәйһиссәләм: “Син генә түгел, ә синең балаларың да булачаклар”.
Менә шулай хатын-кыз үзләрен җәлләмичә, дин өчен тырышлык куйганнар.
Төптән уйлап карасаң дөньяга 124 мең пәйгамбәрләр килгән, күпме изге, яхшы кешеләр булган. Каян алар килделәр. Аларны тудыручы һәм тәрбияне бирүче - әниләре иде. Ягъни алар әнкәләре сәбәпле шундый дәрәҗәгә ирешкәннәр.
Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйтте: “Бер изге хатын 70 изге ирләрдән караганда яхшырак”.
Хатын-кызның асыл сыйфаты - тыйнаклык һәм оялчанлык. Бер язучы хатын-кызны шулай сыйфатлый: “Аяк очына басып, яулыкның чите белән битен каплап, башын иеп, нечкә тавыш белән кайтара”. Шулай ук элек йортларда чаршаулар эленгән иде. Ягъни килгән кеше хатын-кызны күрмәгән. Шулай ук коръән мәҗлесендә дә: ирләр идәндә утырып, хатын-кызлар чаршау артында булганнар.
Пәйгамбәрнең иң яраткан кызы Фатыйма радыйяллаһү ганһә исемле әйтте: “Хатын-кыз өчен иң яхшысы - ул да булса аның өйдә булуы”. Үлгәндә ул иренә: “Мин вафат булгач, тәнемне кешеләр күрмәсеннәр”, - дип васыять әйтә. Шуннан бирле без үлгән хатын-кызның калашасына өстәмә чаршау белән каплыйбыз.
Ир кешеләр дин өчен тырышлык куйсалар, 25% кына булыр. Ә инде ир белән хатын бергәлектә дин өчен көчен куйганда, 100% булыр.
Шуның өчен хатын-кызның дәрәҗәсе, Аллаһы Тәгалә каршында зур булып тора. Диннең үсеше, җәмгыятьнең көчәюе, милләтебезнең киләчәге хатын-кызның өлеше дә бар. Әгәр ир кеше ир булсалар, шул вакыт хатын-кыз да хатын-кыз урынында торыр.
Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфикъ-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.
Ибраһим Шаһимәрдәнов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар