16+

Хезмәткәрләргә Яңа ел премиясе бирелерме?

Яңа елны күпчелек халык көтеп ала: бу якыннарың, туганнарың белән күрешеп, мул табын артында аралашып утыру мөмкинлеге. Дөрес, мул табын кору өчен кесәңне бушатырга туры килә. Шуңа күрә барлык кешеләр дә диярлек премиягә өметләнә. Ни дисәң дә, ел буе тырышып эшләгәнне билгеләп үтүләрен телисең. Тик быел эш бирүчеләрнең өчтән икесе (63%) премия бирмәскә уйлый икән.

Яңа елны күпчелек халык көтеп ала: бу якыннарың, туганнарың белән күрешеп, мул табын артында аралашып утыру мөмкинлеге. Дөрес, мул табын кору өчен кесәңне бушатырга туры килә. Шуңа күрә барлык кешеләр дә диярлек премиягә өметләнә. Ни дисәң дә, ел буе тырышып эшләгәнне билгеләп үтүләрен телисең. Тик быел эш бирүчеләрнең өчтән икесе (63%) премия бирмәскә уйлый икән.

Сентябрь аенда 1100 эш бирүче арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсе шуны күрсәтә. Узган ел андыйлар саны 35%ны гына тәшкил иткән. 
“Безнең тикшеренү мәгълүматлары буенча, быел эш бирүчеләрнең азрак саны хезмәткәрләргә Яңа ел премияләрен түләргә әзер, чөнки күпләр 2022 елда бюджетларны оптимальләштерү яки кисү белән очрашкан”, – дип аңлатып үтте “Работа.ру” генераль директоры урынбасары Александр Ветерков.

Сораштырылган эш бирүчеләрнең 37%ы Яңа ел премиясен хезмәткәрләренә түләргә планлаштырулары турында сөйләде: аларның 21%ы барлык хезмәткәрләрне тәбрикләргә исәпли, ә 16%ы кайберләренә генә премия бирәчәк. Шул ук вакытта акчалата бүләкләүне еш кына җитештерү һәм агропром, шулай ук сәүдә өлкәсендәге компанияләр тәкъдим итә, дип билгеләп үтә тикшеренү үткәрүчеләр. 

Әлеге сораштыру аноним булган күрәсең, чөнки без премияләр буенча сораган җитәкчеләрнең барысы да җавап бирүдән баш тартты. Югыйсә, суммасы турында сүз дә кузгатмадык. 

Дәүләт учреждениесендә эшләүче Илназ Галәветдинов премия бирелү-бирелмәве турында белмәвен, үзен дә бу сорау кызыксындыруын әйтте. “Башка елларда ел азагында бюджетта акча калса, хезмәткәрләргә бүлеп бирелә иде. Быел да шул рәвешле эшләрләр дип уйлыйм”, – диде Илназ. Алар эшләгән җирдә корпоративка тормыш иптәше белән бару каралган икән. Быел бер гаиләгә бәйрәм киче өчен 7 мең сум түләргә туры киләчәк. 

Корпоратив дигәннән, танышларым, хәтта хезмәттәшләрем арасында илдәге вазгыять аркасында бәйрәм итүне хупламаучылар табылды. 

Зөлфия Ибләминова, “Идел” яшьләр үзәге директоры:
– Яңа ел алдыннан үзебезнең оешманың активистларын, ел дәвамында безгә булышкан, балалар сменаларында әйдаман булган егетләр-кызларны җыябыз. Аларга рәхмәтебезне белдерәбез, иң активларга рәхмәт хатлары тапшырабыз. Бәйрәм табыны әзерләп, уеннар уйнап, теләкләр теләп үткәрәбез.

Луиза Шарова, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры директоры:
– Гадәттә, бездә корпоративлар бик күңелле уза – узган сезонда 23 февраль, 8 Март бәйрәмнәрен гөрләтеп бәйрәм иткән идек, табигатькә дә чыктык. Быелгы Яңа ел алдыннан ике премьера чыгачак, «Һөнәр» фестивален уздырабыз, театрыбызның вокал буенча педагогы Лилия ханым Зәйнуллина юбилее көтелә. 20сеннән инде Яңа ел чаралары башлана. Яңа ел алдыннан, бәлки, җыелып утырырга өлгермәбез дә, әмма бу– безнең юбилей сезоны, театрның 35 еллыгы. Һичшиксез матур итеп бәйрәм итәргә ниятләп торабыз.

Алмаз Мирзаянов, җырчы:
– Без быел Зөлфирә белән үзебезгә якын булган ике банкет залында гына чыгыш ясыйбыз. Баланы калдырып йөрисебез килми.

Илназ Баһ, җырчы:
– Төрле җирләрдән корпоративларга чакырулар килә. Аллаһ теләсә, Башкортстан якларына да барасыбыз бар. Казанда да эш җитәрлек. Былтыргы белән чагыштырганда, корпоративлар саны азрак димәс идем. Дөрес, кайбер оешмаларның бәйрәмнән баш тартуы турында ишетелде. 
Гадәттә, хатыным Гүзәл белән икәү йөрибез, башка артистлар белән дә эшләгән чаклар була. Гүзәлнең репертуары бай – русча да, чит телләрдә дә җырлый. Шуңа күрә миңа аның белән йөрергә уңайлы. Акчаның бер бюджетка кайтуы да әйбәт. 
Моңа кадәр баларыбызны иярткәнебез юк иде әле. Быел исә олы улыбыз безгә кушылыр шикелле. Яңа ел темасына берничә көйдән торган поппури әзерләдек. Илләр тыныч булсын иде. Калганын күз күрер.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading