16+

Хисап стажны исәпләү өчен кирәк

1 мартка кадәр җитәкчеләр иминиятләштерелгән хезмәткәрләре турындагы мәгълүматларны Пенсия фондына тапшырып өлгерергә тиеш. Бу ни өчен кирәк? Мәгълүматлар дөрес тапшырылмаганда, хезмәткәр нәрсә эшли ала?

Хисап стажны исәпләү өчен кирәк

1 мартка кадәр җитәкчеләр иминиятләштерелгән хезмәткәрләре турындагы мәгълүматларны Пенсия фондына тапшырып өлгерергә тиеш. Бу ни өчен кирәк? Мәгълүматлар дөрес тапшырылмаганда, хезмәткәр нәрсә эшли ала?

Хисап тотуның яңа формасы турында Татарстан Пенсия бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Ирек Хәбибуллин белән сөйләштек.

Салымнар, иминият кертемнәре турындагы хисапны салым органнары кабул иткәч, күпләр: «Пенсия фонды хезмәткәрләре бу очракта стажны ничек исәпли?» – дип кызыксынды. Моны күздә тотып, хисап тотуның яңа формасы гамәлгә кертелде. Аны, белгечләр телендә, СЗВ-СТАЖ дип йөртәләр. Эш бирүчеләр ел саен, 1 марттан да соңга калмыйча, иминиятләштерелгән хезмәткәрләре турындагы мәгълүматны пенсия бүлекләренә тапшырырга тиеш. Ирек Хәбибуллин әйтүенчә, бу хезмәткәрләргә пенсия билгеләнгәндә, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча ташламалар рәсмиләштергәндә, стажны исәпләү өчен кирәк. 

– Гражданин үзе турында дөрес мәгълүмат тапшырылганмы-юкмы икәнлеген тикшертә аламы? 
– Стаж, кертемнәр турындагы барлык мәгълүмат та гражданинның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетында күрсәтелгән. Шәхси кабинеты булмаганнар аны дәүләт хезмәтләре порталы аша терки ала. Шәхси кабинетта хәзерге вакытта 2016 ел өчен мәгълүмат чагыла. Ә менә 2017 елга стажны, кертемнәрне апрель аенда күрергә мөмкин булачак. Шул исәптән шәхси кабинетта пенсияне исәпләгәндә мөһим роль уйнаган баллар күләме дә язылган булачак. 

– Кеше үзенең кертемнәре, стажы турындагы мәгълүмат дөрес түгел дип шикләнсә, нишли ала? 
– Беренче чиратта, барысын да эш бирүче җитәкчеңнән ачыкларга кирәк. Аның исеменә язмача хат юлларга туры киләчәк. Закон нигезендә, эш бирүче кимендә өч эш көне эчендә бу хатка җавап бирергә, мөһер сугып, документларның күчерелмәсен бирергә бурычлы. Аннары бу документларны теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә тапшырырга кирәк булачак.

– 1 мартка кадәр хезмәткәре турында мәгълүмат тапшырмаган җитәкчеләргә берәр җәза каралганмы? 
– Әйе, 27нче федераль закон нигезендә, хезмәткәрне иминиятләштергән орган Пенсия фондына тулы күләмдә мәгълүмат җиткермәгән яки аны вакытында тапшырмаган икән, аңа карата административ җаваплылык каралган. Бу очракта штраф салына. 

2018 елда картлык буенча пенсиягә чыгучыларга кимендә 9 ел стаж кирәк. Ел саен стаж артып бара. 2024 елда пенсиягә чыгар өчен 15 ел стаж соралачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading