16+

Хәния Фәрхинең кызы: "Әни берьюлы барлык якыннарыбызның төшенә керә..."

Әни төшкә гел яхшы булып керә. Ул төштә шундый яшь, матур. Гел концертка җыена, үзе сөенгән була. Менә әле соңгы төштә, имеш, мин әнигә кунакка барам. Үзенең матур өе бар икән...

Хәния Фәрхинең кызы: "Әни берьюлы барлык якыннарыбызның төшенә керә..."

Әни төшкә гел яхшы булып керә. Ул төштә шундый яшь, матур. Гел концертка җыена, үзе сөенгән була. Менә әле соңгы төштә, имеш, мин әнигә кунакка барам. Үзенең матур өе бар икән...

Татарстанның халык артисты, татар эстрадасы примадоннасы Хәния Фәрхигә быел алтмыш бер яшь тулган булыр иде. Җырчы якыннарының төшләренә еш керәме? «Татар-информ» хәбәрчесе бу хакта җырчының кызы Алия Гәрәева белән сөйләшкән.
— Әнине искә алу концертларын халык соравы буенча куябыз. Бу концертлар узган ел куелырга тиеш иде, ләкин, пандемия булу сәбәпле, икенче елга күчерелде. Шулай итеп, Казанда узган ел булды, быел Самарада 30 майда Металлурглар мәдәният йортында, Уфада 31 майда Яшьлек мәдәният йортында узачак, Алла боерса.

...Әни төшкә еш керә. Әле менә бүген генә минем, Алсуның, Галиянең төшенә кергән. Әни берьюлы барлык якыннарыбызның төшенә керә. Беребез әнине төштә күрсә, икенчебез дә көн аралаш күрәбез. Ул хәл бер үк вакытта була.

Әни төшкә гел яхшы булып керә. Ул төштә шундый яшь, матур. Гел концертка җыена, үзе сөенгән була. Менә әле соңгы төштә, имеш, мин әнигә кунакка барам. Үзенең матур өе бар икән. Бакчасында кып-кызыл төрле-төрле җиләкләр пешеп утыра икән. Төшемдә шуңа шаккаттым.

«Әле карлар да эреп бетмәгән, ә синең бакчаңда җиләкләр үсә», — дим әнигә төштә. «Минем бакчамда җиләкләр ел дәвамында үсеп утыра», — дип җавап бирде әни. Әнинең рухына догалар укып торабыз», — дип сөйләде Алия Гәрәева.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    ОЖМАХ ТУРЛЭРЕНДЭ ИНДЕ ХЭНИЯ ХАНЫМНЫН УРЫНЫ!!!!

    Мөһим

    loading