16+

"Ходай Тәгалә безне тикшереп сыный. Без булдырырбызмы, көчебез җитәрме..."

"Зур өметләр белән, икенче ел җиңелрәк булыр, дибез.Быелгы ел бик җиңел булмады", - ди ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

"Ходай Тәгалә безне тикшереп сыный. Без булдырырбызмы, көчебез җитәрме..."

"Зур өметләр белән, икенче ел җиңелрәк булыр, дибез.Быелгы ел бик җиңел булмады", - ди ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан парламенты депутатлары яңа ел алдыннан соңгы утырышка җыелды. Анда республика лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Утырышның беренче өлеше тәмамланыр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов депутатларны киләсе Яңа ел белән тәбрикләде һәм теләкләрен җиткерде. 

-Ел җиңел булмады. Бик тә җиңел булмады. Шулай да без барыбыз да булган планнарның төп өлешен тормышка ашырдык. Бюджет күп өлешен югалтты. Безгә зур ярдәм күрсәтелде. Югалткан акчаларның яртысы федераль бюджет тарафыннан компенсацияләнде. Бу өлкәдә әлбәттә Президентыбызның ярдәме зур булды. Ковид белән көрәшкә зур акчалар бүлеп бирелде. Гомумән алганда, казнаның чыгымнарын 2019 дәрәҗәсендә тоттык. 

Депутатларыбыз сайлауларда да актив катнашты. Сез барыгыз да күпмедер дәрәҗәдә волонтерлар булдыгыз. Ковид әле бетмәде. Шулай да без шул шартларда эшләргә өйрәндек. Кайбер авырлыклар булса да, икътисад тотрыклана. 

Елны без тиешле дәрәҗәдә төгәллибез. Зур өметләр белән, икенче ел җиңелрәк булыр, дибез.Быелгы ел бик җиңел булмады. Ходай Тәгалә Үзе безне тикшереп сыный. Без булдырырбызмы, көчебез җитәрме... Киләсе елда булган проблемалар эш барышында бетәр, - дип зур өметләр баглады Рөстәм Миңнеханов һәм парламент вәкилләренә эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading