Шәхси тормыш
Төскә-биткә чибәр, шук егетне кызлар яшьтән үз итә, билгеле. Тормыш иптәше Альбина белән кушылганчыга кадәр Рөстәмгә мәхәббәт аңлаткан кызлар да була хәтта.
– Мин ул кызны бик катгый рәвештә кире кактым һәм соңрак үкенеп тә йөрдем әле. Сагынганнан түгел, ә үземне эчтән кимереп, җайлырак та эшләп була иде дип. Нишләтәсең, язмыш, – ди Рөстәм.
Тормыш иптәше Альбина белән алар театр училищесында таныша һәм Рөстәм шунда ук кызга гашыйк була. Тик Альбина гына аны никтер гел читкә этәрә. Әмма күп кызларның йокысын качырган Рөстәм барыбер бирешми, үзенекен итә! Дүртенче курсны тәмамлаганда, алар егет белән кыз буларак очрашып йөри башлый. Ә инде укуны тәмамлап ике ел үткәннән соң, гаилә кора. Ул вакытта яшьләргә бары 21 яшь була!
– Гаиләне 20 яшьтә корырга тиеш идек. Моннан 16 ел элек кәбисә елы булды. Әти-әни шунда, улым, кәбисә елы бит, ашыкмабыз бәлки, дигәч, 2005 елда өйләнештек. Бу безгә туйга әзерләнү өчен бер мөмкинлек тә булгандыр. Ул вакытта да, яшь килеш өйләнешәсез, дип әйтүчеләр булды, әлбәттә. Миңа акыллы фикерләр кайдан килгәндер инде?! Хәзер дә шулай дип уйлыйм. Әгәр дә без өч ел очрашып йөргәнбез икән инде, бер-беребезне яхшы беләбез, гаилә корырга әзер дигән сүз. Өч ел йөрисеңме, җидеме – аермасы юктыр. Малайлар әйтә икән, 21 яшьтә өйләнәбез, дип, каршы килмим. Алар хәтта үзләре дә, 21 яшьтә өйләнәбез, дип йөри. Аның каравы, менә 35 яшьтә олы малайга – 13, кечкенәсенә 11 яшь тула. Алар белән бергә үсәбез, – ди Рөстәм. Иртәрәк дәү әти булу хакында да хыяллана.
Гадәттә, ир-егетләр туй көннәрен генә түгел, ә никахлары теркәлгән датаны да оныта. Ә Рөстәм гаилә корган көннәрен бик яхшы хәтерли булып чыкты.
– Әлбәттә, хәтерлим! Иртән иртүк торып, чәч ясатырга бардым. Егет кешегә ул нәрсәгә кирәк булгандыр инде? Иптәш малай мине машинасында алып китте. Кире кайтканда, без видеооператорны алып кайтырга тиеш идек. Ул яши торган өй янына килеп бастык. Шалтыратам-шалтыратам, телефонын алмый. Бер заман телефон трубкасын алды бу. Без килдек, сез кайда мин әйтәм. Кайда булсын, мин туегызны төшерәм, ди бу миңа. Буталып, ике туйны төшерергә заказ алган булып чыкты. Миндә паника. Әле ярый дуслар бар, алар ярдәмгә килде. Ничә яшьтә булуыңа, тормышта нинди вакыйгаларга юлыгуыңа карамастан, дусларсыз, танышларсыз тормыш бармый. Мин моны 35 яшемдә төгәл әйтә алам. Әлбәттә, әти-әни, гаилә, тормыш иптәшең, балаларың аңлашыла ки, әмма дусларың булмаса, проблема килеп чыкса да, бәла килеп чыкса да, акыллы фикерле дусларың булу кирәк. Ходай алардан аермасын! – ди артист.
Сез ниндирәк гаилә башлыгы, дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән. Холкым һава торышы кебек, дип җавап кайтара ул.
– Кылган гамәлләре өчен малайларга кайвакыт әйбәт кенә эләгергә мөмкин. Башка «һава торышы» булса, шундый ук гамәлгә хәтта дәшми дә калырга мөмкинмен. Әмма әти кеше буларак, минем җыелып килә. Бер кисәтү, ике кисәтү... аннан бер вулкан атып ала да, малайлар да тынычлана, мин дә. Шулай да без гаиләбез белән гаугалы, тавыш куптарып йөри торган кешеләр түгел, – ди Рөстәм.
Ике малай үстергән Гайзуллиннар элек кыз алып кайту хакында да хыялланган.
– Безнең Альбина белән үзенчәлекле батл-ярыш иде. Мин гаиләдә үзем генә үстем. Ә Альбинаның энекәше бар. Бала чактан мин өч бала хакында хыялландым. Ике егет – анысы тормышка ашты. Ул малайлар үскәч, кечкенә генә бер кызчык алып кайтасы килә иде. Ә Альбина өч малай хакында хыялланган. Ике малай туды, ә безнең һаман ярыш бара. Әтисе, мин алып кайтырга каршы түгел, тик ул малай булачак, дигән чаклары бар иде. Хәзер 35тән соң теләк кимеде. Әле моннан биш ел элек кенә тәгаен өченче бала алып кайту теләге бар иде барын. Бу бит бездән генә тормый, Ходай ничек кушкан бит, – ди Рөстәм.
Ничек кенә булмасын, Гайзуллиннар гаиләсенә иминлек һәм сәламәтлек теләп калабыз!
Лилия Локманова
Кылган гамәлләре өчен малайларга кайвакыт әйбәт кенә эләгергә мөмкин. Башка «һава торышы» булса, шундый ук гамәлгә хәтта дәшми дә калырга мөмкинмен. Әмма әти кеше буларак, минем җыелып килә. Бер кисәтү, ике кисәтү... аннан бер вулкан атып ала да, малайлар да тынычлана, мин дә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар