Җиңү көне дигәннән...
«Җиңүне «тиешенчә бәйрәм иттек», Чехословакия президенты солдатларга өч көн сыра эчәргә рөхсәт бирде», – ди утны-суны кичкән солдат бабай.
– Сталин хәтта офицерларга чех кызларына өйләнергә рөхсәт итте. Кайберләре өйләнеште дә. Кызлары чибәр иде. Әхмәт авылы егете Әнвәр дә: «Мин калырмын, ахрысы, бер чех кызы белән таныштым. Әтием-әнием юк, абыйларда торам, анда кайтып нәрсә эшлим», – ди. Өстәвенә ачлык заманы. Бу исә бай кызы булган. Авылга кайткач, мин алар авылына бардым, белештем. Кайтмаган икән, белүче булмады, – ди Әнвәр ага, якташы хакында искә алып.
– Ник үзең дә калмадың соң, Әнвәр бабай? Анда бит тормыш яхшырак булган, – дим, уенын-чынын бергә кушып.
– Мин бит татар милләтеннән. Сугыш беткәннән соң, генералның шоферы карт иде, китте. Аның урынына мине алдылар, – дип искә ала ул генерал Алексей Жадов машинасын йөртә башлавы хакында. Жадов аңа бик зур хөрмәт белән карый. Кызын да кирәк җиренә Әнвәр ага белән генә йөртә торган булган.
–1947 елда дивизияне таратырга дигән приказ килде. Генералның хатынының абыйсы генштабта эшләгән икән, шуңа да бездә иң яхшы техника, иң яхшы машиналар булган. Генерал мине бик ошатты. Кызы кинога барса да, театрга барса да, миннән башка бер дә җибәрмәде. Мин дә гадел кеше булдым, дөресен генә әйткәндә. Дивизия тарала дигәч тә, ул кыз мине үзләре белән Мәскәүгә кайтырга чакырды. Әмма алар белән китмәдем. Чөнки аннан инде кайтып булмый, телисеңме-теләмисеңме, шунда каласы була иде. Генерал гаиләсе күченеп кайтып киткәч тә әле мин алты айлап шунда тордым.
Иң куркынычы
Тик сугышның мондый тыныч вакытлары ахырдан гына була. Ә үзәгендә исә...
– Сугышка мине 1942 елда алдылар. Минем өчен иң куркынычы – Курск дугасындагы бәрелешләр булды. Сугышка беренче Прохоровка дигән совхозда кердем. Иң авыр сугыш шунда булды, аны сөйләп бетереп тә булмый. Барып кердек. Анда коточкыч! Анда самолет та янып төшә, танк та яна. Мәетләр шул килеш ята, өсләрендә каргалар йөри, күзләрен чукып бетергәннәр. Ә төн җитмичә, мәетләрне алып булмый, үзеңне атып үтерәләр. Германия иң беренче «Тигр» танкын да шунда сынап карады инде. Анда миллионлаган кеше катнашкандыр, – ди Әнвәр ага.
Немец гаскәрләре безнең «Катюша»лардан курка торган булган. Шуңа да солдатларыбыз әлеге коралны күз карасыдай саклый. Ә немецлар, күпме генә теләсә дә, аны ясау серенә төшенә алмый. Чөнки «Катюша»ның һәр детален төрле заводларда эшләп җыя торган булганнар.
– Мине Мәскәүгә машина алырга җибәрделәр. Бу 1943 ел иде. Әти анда «Катюша» ясый икән. Мин шул вакытта әти белән очраштым.
Әлеге мизгелне ул фотосурәткә дә төшереп алырга онытмый. Ул фото аның истәлекләр альбомында иң кадерле сурәтләрнең берсе буларак саклана.
...Быел көзгә Әнвәр бабай 96 яшьлеген каршыларга җыена.
– Озын гомерле буласыгыз килсә, хәрәкәтләнегез, йөрегез һәм хәмер эчмәгез! Ярый ул, 25-30 грамм, аппетит өчен генә. Тик еш түгел, – дип киңәш бирә Әнвәр бабай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
???
0
0