16+

“Хөрмәле печенье” рецепты

Әле хөрмә сезоны тәмамланмаган. Форсатны кулдан ычкындырмагыз!

Әле хөрмә сезоны тәмамланмаган. Форсатны кулдан ычкындырмагыз!

Кирәкле продуктлар: 2 хөрмә, 2 стакан он, 100 грамм атланмай, 1 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1,5 чәй кашыгы чүпрә ( разрыхитель, дрожжи түгел !), 0,5 чәй кашыгы корица һәм 1 стакан әстерхан чикләвеге.

Хөрмәне әйбәтләп юганнан соң урталай кисәрә һәм төшеннән арындырырга кирәк. Шуннан соң җимешне изәргә. Он һәм чүпрәне бергә кушып бутарга, шуңа корица, вакланган әстерхан чикләвеген салырга.

Майны әйбәтләп шикәр комы белән болгатырга. Шуңа хөрмәне салырга, бераз бутагач, он белән бергә кушып камыр ясарга. Табага пешерү өчен махус кәгазь җәеп, камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп, шунда төзәргә. Печенье 200 градус кызулыкта 30 минут тирәсе пешә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading