16+

Хәтернең юбилее бармы?

30 ел, 50 ел, 100 ел, 1000 ел... Сизәсезме, еллыклар белән яши башладык. Еллар белән түгел, еллыклар белән. 30 еллык, 50 еллык, 100 еллык... Үткәнне сагынумы бу? Әллә тарихны барлаумы? Бәлки узганнан гыйбрәт алу теләге өстенлек итәдер?

Хәтернең юбилее бармы?

30 ел, 50 ел, 100 ел, 1000 ел... Сизәсезме, еллыклар белән яши башладык. Еллар белән түгел, еллыклар белән. 30 еллык, 50 еллык, 100 еллык... Үткәнне сагынумы бу? Әллә тарихны барлаумы? Бәлки узганнан гыйбрәт алу теләге өстенлек итәдер?

Юбилейлар заманында яшибез. Теге яки бу танылган шәхесләрне дә юбилейлары илә генә искә алабыз. Мактыйбыз, зурлыйбыз, үлгәннәргә хөрмәт белдерәбез. Хәтта ки еш кына заманында дошман дәрәҗәсендә күргән бәгъзе адәмнәр дә кеше вафат булгач, аны мактый башлый. Үлгәннәргә хәтта икеләтә хөрмәт: тууына ничәдер нольле яки биш­ле сан һәм үлгәненә дә шулай ук. Кайбер мәрхүмнәрне бер елда ике тапкыр искә алырга да мөмкиннәр.

Беренче абзацтагы саннар белән дә шулай ук. Әле кайчан гына ерак тарихларны да, дистә еллар элек булган вакыйгаларны да, АССР-СССРларны да сүктек-яманладык, инде мактау-данлау чорына кердек. Саннар белән яшибез, юбилейлар белән.
Түгәрәк саннарның начар ягы юк, әлбәттә. 1000 еллык та, 100 еллык та шактый акча китерүен күреп торабыз. Акча белән бергә, юллар, биналар, корылмалар, һәйкәлләр... Бернинди начарлык юк югыйсә! Әдипләргә дә (әдипләр генә түгел, әлбәттә) акчалата бүләкләр, машина-фатирлар нольләр, бишләр чорында эләгә. Ләкин...

Мин үзем юбилейлар белән генә яшәүне хуп күрмим. Нигә без теге яки бу әдипне юбилей елында искә алып, газета-журналларда язабыз, мактыйбыз, бүләкләр тапшырабыз да, 61ендә, 66сында яки 82сендә хәтердән чыгарабыз? Нигә ду китереп, 100, 500, 1000 еллыкларга әзерләнәбез дә, 101нчесен дә, 1006сын да искә алмыйбыз?

Түгәрәк саннар матур инде. Шуңадыр бәлки.

Хәтер дә матур һәм ел саен булсын иде...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading