16+

Хәзрәт Хаҗ кылганда, мәчетне талаганнар...

Питрәч районы Шәле авылыннан борчулы хәбәр килде. Анда бер егет мәчетнең сәдака тартмасыннан акча урлый, кеше машинасын алып китәргә дә күп сорамый икән. Берничә мәртәбә аны Питрәч районы эчке эшләр бүлегенә китергәннәр, әмма хокук саклау органнары егетне гел иреккә җибәрәләр. Халык аптырашта яши, нишләргә белми.

Хәзрәт Хаҗ кылганда, мәчетне талаганнар...

Питрәч районы Шәле авылыннан борчулы хәбәр килде. Анда бер егет мәчетнең сәдака тартмасыннан акча урлый, кеше машинасын алып китәргә дә күп сорамый икән. Берничә мәртәбә аны Питрәч районы эчке эшләр бүлегенә китергәннәр, әмма хокук саклау органнары егетне гел иреккә җибәрәләр. Халык аптырашта яши, нишләргә белми.

Хәлне аңларга кирәк бит инде, аның турында хәбәрдар булган Лилия Шинәметдинова белән элемтәгә кердек. Баксаң, 24 июньдә иртән балигъ булмаган бер егет Шәле авылы мәчетенең сәдака тартмасын урлаган. Җирле халык аның кем икәнлеген тиз арада ачыклаган, чөнки ул шушы көнне үк Колай авылындагы дини оешманы да талаган, моны видеокамералар төшереп алган. 1 июльдә исә әлеге егет Шәле мәчетенә тагын бер кат кереп чыга, тәрәзәсен ватып, бөтен сәдака акчасын үзләштерә. Бу гына җитмәгән, хәзрәт йортының ишеген җимереп, аның эш машинасын да урлаган, имам-хатыйб әлеге вакытта урынында юк, хаҗ кыла икән. Шул ук көнне ике шәхси йортны талый, әмма икенчесеннән әйбер алып чыгарга җитешми, чөнки күршеләре күреп өлгерә. Берничә көннән соң Шәледә яшәүче кешенең “ОКА” машинасын урлаган, бәхеткә, күрше районда аны тоткарлаганнар да Питрәчнең эчке эшләр бүлегенә алып килгәннәр. 
—    Шунысы гаҗәп, полиция вәкилләре аны иреккә чыгарып җибәрә. Хокук саклаучылар яныннан китүе була, Питрәчтә тагын бер машина урлап, кире кайтарыла. Һәм аны тагын урамга чыгарып җибәрәләр. 3 июльдә исә тагын үзенең кыңгыр эшен кабатлый. Әле җитмәсә балаларны куркыта, имеш алар аңа акча китерергә тиеш, әти-әниләренә берәр нәрсә сөйләсәләр, “урманда күмеп куярга” вәгъдә итә. Бу район хакимиятен дә, эчке эшләр бүлеген дә, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеген дә аңлап булмый. Халык еллар буена шул егеттән зыян күрә, хокук саклау органнарына аны тотып бирә, ә сез иреккә чыгарып җибәрәсез! Нәрсә көтәләр алар? Берәрсен үтергәнен яисә көчләгәненме? —дип, ачынып сөйләде Лилия.

Шинәметдинова үзе бүген ике баласы белән Болгарда тора, чөнки Лилия шул Шәле мәчетендәге хәзрәтнең хатыны икән, ул хаҗ кылганда әти-әнисе янында торырга уйлаган. Җитмәсә, әлеге хәлләрдән соң үзе генә авылдагы йортларына кайтырга курка. Шунысы кызык, иренең эш машинасын урлаганны тикшерергә килгән хокук саклау органнары вәкилләре Лилиядән бернинди сорау да алмаганнар, янәсе әлләни булмаган. Теге угры егет балалардан акча таләп итүен белгәч, полиция хезмәткәрләре Шәле авылында яшәүче әти-әниләрдән гаризалар кирәк дигәннәр, әмма алар курка, чөнки иреккә чыккач, берәр нинди зыян салырга мөмкин бит. 
—    Сезнеңчә, ул егетне хокук саклау органнары ник иреккә чыгара икән? – дип, сорыйм Лилиядән. 
—    Ул бит балигълык яшенә җитмәгән, күптән түгел генә аңа 17 яшь тулды. Дөрес, әгәр кеше җинаять кыла икән, җавап бирергә тиеш бит инде. Халык нишләргә, кемгә нәрсә әйтергә белми, Питрәч районы эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итүдән мәгънә күрмиләр. Менә ул күптән түгел генә минем танышымның машинасын урлаган иде, янында торган тагын икесенең тәрәзәсен ваткан. Әлеге егет әбисе белән генә тора, шушы зыянны кайтару өчен штрафны шул олы яшьтәге кешегә сугалар. Анысы инде аптыраган, хәзер опекунлыктан баш тартмакчы була, әмма шушы хәлләрдән соң авырдан йөри, дәүләт органнарына барып, гариза язарга да мөмкинлеге юк. 

Хәзерге вакытта хаҗ кылучы Шәле мәчете имам-хатыйбы Тимур хәрәт Латыпов белән дә аралашып алдым. Ул әлеге егетне беләм дип белдерде, әмма хокук саклау органнарының ни өчен аны һәрвакыт иреккә чыгаруларын аңламавын әйтте. Мәчеткә, үзенә күпме зыян килүен әлегә чамаламый. Әлеге хәл хаҗ кылганда эмоциональ яктан тәэсир итсә дә, изге эшен тиешенчә дәвам итә. Питрәч районы хакимиятенә дә чыктым. Анда эшнең судта булуын һәм барлык нечәлекләрне фәкать хокук саклау органнары гына белә дип, белдерделәр. Ә менә районның эчке эшләр бүлегеннән бернинди комментарий бирергә ашыкмыйлар. 

Рәсим Хаҗиев

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading