16+

"Кичә генә нинди матур утыралар иде. Бүген бәрәңгеләрем шәлперәйделәр..."

Бүген синоптиклар төнлә көчле кырау булачак дип кисәтте. Әмма кайбер районнарда ул 11 июньнән 12 июньгә каршы төндә үк булган. Биектау районының Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйльманов та урыны-урыны белән бәрәңгеләрне кырау суккан, дип хәбәр итте безгә. Кайбер кешеләрнекенә бөтенләй тимәгән, ди ул. 

"Кичә генә нинди матур утыралар иде. Бүген бәрәңгеләрем шәлперәйделәр..."

Бүген синоптиклар төнлә көчле кырау булачак дип кисәтте. Әмма кайбер районнарда ул 11 июньнән 12 июньгә каршы төндә үк булган. Биектау районының Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйльманов та урыны-урыны белән бәрәңгеләрне кырау суккан, дип хәбәр итте безгә. Кайбер кешеләрнекенә бөтенләй тимәгән, ди ул. 

Саба һәм Арча районнарында да шул ук хәл. Арчаның Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүров, кырау иртә өлгерешле бәрәңгеләргә генә тия, ди. Алар үзләре соң өлгерешле Луговская дигән сорт утырта. Аңа берни булмаган. Кайчандыр исә яңа тишелеп чыккан иртә өлгерә торган бәрәңгеләренә шулай ук кырау суккан булган. Тернәкләнеп, тагын да яхшы булып үсеп китте ул, кырау тамырына төшми, сабагына гына төшкән иде, ди.  Әмма ул вакытта безнең бәрәңге тишелеп кенә чыккан иде, дип кисәтеп куйды. Ни өчен дигәндә, күпләрнең бәрәңгесе инде шактый үсеп, төбен дә өеп куярга өлгергәннәр. Алай зур булып үскән бәрәңгенең үсеп китә аламы-юкмы икәнен Рәис абый әйтә алмады. 
Авылдашлары арасында, кырау буласын ишетеп, төнлә салам ягып, төтен җибәрүчеләр дә булган. Аның бәрәңгесенә берни булмаган, саклап калган, ди Рәис абый. 

Блогер бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинага да, бәрәңгене кырау сукты, дип, киңәш сорап шалтыратучылар булган. “Бер ун сантиметр гына үсәргә өлгергән булса, әллә ни куркыныч түгел. Кырау яфрак очларын гына алырга өлгергәндер. Кайберәүләр бәрәңгеләрен апрель ахырында ук утыртуын искә алганда, алар инде зур булып үскән булырга тиеш, чәчәккә дә бөреләнергә өлгергәннәрдер. Кырау алса да, яңа ботаклар чыгарып, рәтләнеп китә алар, әмма уңышы кимиячәк” ди. Бөтенләй өметсез булса, кабат утыртырга да соң түгел, сентябрь ахырына өлгереп җитәчәк, дип тә өстәде ул.

Кукмара районы Вахит авылында да шактый кешенең бәрәңгесен кырау суккан. Шул авылдан блогер Тәнзилә Идиятуллина, елга буенда яшибез, шуңамы икән, кырау безгә күбрәк зыян китергән кебек, тора-тора карала баралар, ди. Ә менә кыярларына, ни гаҗәп, берни булмаган. Кабакларның яфракларын шулай ук каралткан. 
- Бер язылучым, безнең дә шулай кырау суккан иде, кабат үсеп китте, уңышы да әйбәт булды, дип язды. Көтеп карыйк дибез инде, бәлки үсеп китә алырлар. Икенче бер язылучым, кырау була дигәч, төне буе су сиптереп чыктык, берни булмады, диде. Кырау судан курка икән, - ди Тәнзилә.

Фото Вконтакте челтәреннән

Рамил Гыйльманов видеосын биредә карагыз: 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading