Инде шактый калкып чыккан эчен кысып куйгач, тыны кысылган кебек булды Мәдинәнең. Әйтерсең кабыргалары сынып, үпкәсенә кадалып торалар.
– Төнәтмәне иртә-кич ач карынга эчәрсең. Алдан ук кисәтеп куям, бик нык укшытачак. Ләкин борчылырлык берни юк, миңа шулай бик еш киләләр, – дип җибәрде аны сихерче хатын.
Шулай эшләде дә Мәдинә. Башлары әйләнеп йөри алмас дәрәҗәдә булса да, тырыша-тырыша эчен буды. Иртә-кич төнәтмәсен эчте. Соңыннан җирдә ауный-ауный косты. Өч атна шулай интекте. Күзләре шешенеп, йөзләре саргаеп бетте. Дөрес әйткән Хәтимә карчык, бу бала аны да үзе белән алып китәчәк... Мәдинә урын өстеннән тора алмас дәрәҗәгә җитте. Хатынының карышуына карамастан, хафага калган ире аны район хастаханәсенә алып китте.
Табиблар озак кайнаштылар. Кичкә таба гына, ир янына килеп, хәлне аңлаттылар. Галәм, аңы белән, «хатыныгыз баладан котылырга теләгән, аның тормышына куркыныч янамый, ә балагыз гарип туарга мөмкин...» дигән сүзләрне генә кабул итә алды. Калганын ишетмәде. Күзләре томаланып, колаклары шаулый башлаган иде инде аның.
Авыл белән районны бүлеп торган 20 чакрым араны бер-берсенә күз күтәрергә батырчылык итмичә кайттылар алар. Мәдинәнең башында шомлы уйлар: «Өйгә кайткач, тотып ярыр инде, түзмәс». Ләкин Галәм хатынына кул түгел, бармак та күтәрмәде. Мәдинәне сәкегә күтәреп салды да, борылмыйча гына: «Баланы табасың!» – диде. Ир ничек кенә йомшак әйтергә тырышса да, бу сүзләр хатын күңеленә пычак күк кадалды. Ул инде баланы табарга да риза иде. Ләкин табибларның «гарип туачак» дигән сүзе йөрәген ертып-ертып алды.
Урын өстеннән торып озак йөрмәде Мәдинә, берәр айдан тулгагы башланды. Әнисен, үзен таптырган кендек әбисен чакырттылар. Озак азапланды ул. Әйтерсең Ходай биргән баласын табасы килмәгәне өчен хөкем итә! Хәле бетеп, көчсезләнеп үләрмен, ахры, дигәндә генә, сабыеның ачы итеп елаганы аны кабат аңга китерде. Шунда ук акылдан шашкан сыман, баласын капшарга тотынды, йөрәге туктап куйгандай булды, аяк-куллары бераз кәкрәйгән, башка балаларныкыннан зәгыйфьрәк, нечкәрәк. Әнисе кызының шашкан күзләреннән барысын да аңлады булса кирәк:
– Үсә-үсә турыланыр әле, – дип кенә тынычландыра алды.
Менә шулай үләр дип көткән сабые хәзер аның күкрәген имеп утыра. Күзләре зәп-зәңгәр, шундый шук... әтисенеке кебек. Хәзер Мәдинә ничек бу адымга барганын үзе дә башына сыйдыра алмый, ничек итеп сабыен үз куллары белән үтермәкче булган икән ул?! Галәм дә улын бик яратты. Балага Гаяз дип исем куштылар.
Гомәр исә авылда озак тормады. Колхоз рәисе итеп куймакчы булсалар да, 18 яшьлек күрше кызы белән никах укытып, калага китте. Соңрак Мәдинә аның заводта эшләгәнен, фатир алганнарын, өч ул тәрбияләп үстергәнен ишетте. Гомәр киткәч, Мәдинә белән Галәмнең дә тормышлары җайлашты. Гаязга иптәшкә өч кыз алып кайттылар. Табиблар хаклы булып чыкты. Үсә төшкәч, Гаязның аяклары тагын да кәкрәйде, ул бик соң гына йөреп китте. Йөреше дә ничектер кыек иде. Әйләнә-тирәдәгеләрне аңласа да, теле ачылмады. Авыз эченнән нидер мыгырданып, үзенә генә хас авазлар чыгарып йөрде. Мәдинә үз хатасын танып, баласын кызганып еласа да, Галәм бу хакта бер сүз дәшмәде. Кызлары буйга җитеп кайсы кая таралыштылар, читтә гаилә кордылар. Галәм дә озак яшәмәде, 45 яшендә йөрәк белән китеп барды. Бушап калган йортта ана белән улы гына калды.
***
Гаяз төрлесе-төрле якка караган бармаклары белән чәйнекне көчкә газ плитәсенә күтәреп куйды. Ниндидер зур эш башкарган сыман, бер канәгатьлек белән, әнисенең йөзенә карады. Берәү дә аңламаган үз телендә нидер ыңгырашты. Чәй куйдым, ди, янәсе. Инде 80гә җиткә Мәдинә баласының сүзләрен тиз абайлап алды. Өстәлгә шикәр, прәннеген чыгарып куйды. Тын гына, сөйләшмичә чәйләп алдылар. Кайчандыр карынында буып үтерәсе килгән сабые картлык көнендә бердәнбер терәге, юанычы булыр дип кем уйлаган. Шуны исенә төшерә дә күзләре кабат яшьләнә. Мендәр кочаклап, «кичер, улым!» дип күпме йокысыз төн үткәрсә дә, бер тапкыр да баласының күзенә карап бәхиллеген сорарга батырлыгы җитмәде ананың.
Алисә Шәрәфиева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Плачу!!!
0
0
0
0
Ходай курсэтмэсен!
0
0
0
0
Минем дэ эни мине табасы килмэгэн, эбигэ барган, тошертергэ. Эби эйткэн, бэлки кыз табарсын, тошермэ, дигэн. Эни корсагын бик каты буып йоргэн, бер аягым бик кэкре туган. Кондек эбисе , юындырганда, жылы суда сыла, дигэн. Вроде, аягым турайган, э эчке органнарыма никадэр зыян килгэнен бары тик бер Аллахе тэгалэ генэ белэ. Гомере буе мине яратмады, э булышчысы бары мин булдым, купме мыскылласа да, Казаннан атна саен кайтып, керлэрен, идэннэрен юып, сулар китереп китэ идем, кучтэнэчлэр, посылкалар салып яттым. Ул бай, жибэрсен, узе генэ кайтмасын, дип, киленгэ сойлэгэн. Менэ шундый энилэр дэ була?♂️?♀️?
0
0