Укулар татар телендә алып барылса да, өч телдә яза һәм сөйли ала торган белгечләр әзерләүне күз уңында тоталар. Алар өчен 25 бюджет урыны каралган. Бу башка Россия вузларына караганда күбрәк. 2018 елдан киләчәктә милли кадрлар армиясен тулыландыручылар билингваль һәм полилингваль укытучылар да әзерли башлаганнар. Аларны диплом алгач та, Татарстан мәктәпләре көтә.
Үзләре кайтып биш ел эшлисе уку йортлары белән алар алдан ук килешүләр төзеп куялар. Һәм мондыйларга 15 мең сум өстәмә стипендия дә түләнелә. Моны Татарстан республикасы бирә. Беренче семестрда аны барысы да алырга хокуклы. Аннары инде тырышырга туры киләчәк.
Сессия имтиханнарының яртысын 5гә биргән егет-кызларга гына эләгә ул. Быел 160 студентның 102се бу бәхетне яулаган. Әгәр дә килешү төзеп тә, мәктәпләргә кайтмаган очракта стипендияләр кире дәүләткә кайтырыла. Әлеге төркемнәрдә чит төбәкләрдән килүчеләр дә белем ала. Ләкин алар диплом алгач та Татарстан мәктәпләрендә эшләргә тиеш. Шуңа алар да алдан ук килешү төзеп куялар.
Комментарийлар