"Китап” радиосы кайчан ачылачагы билгеле булды
"Китап"ның штаты җыела, тапшырулар да эшли башлаганнар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

"Китап"ның штаты җыела, тапшырулар да эшли башлаганнар.
-Радио җәйгә, июнь айларында эшли башлар дип торабыз. Әле ачылып эшли башларга хокук бирә торган лицензиябез кулыбызда юк, - диде “Татмедиа” АҖнең Телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Миргаязов.
Радионың штаты инде туплана башлаган һәм алар тапшыруларны әзерләргә дә керешкән. Радионың баш мөхәррир вазыйфасын Алмаз Миргаязов башкарачагы да билгеле.
“Татмедиа” канаты астында ачылачак радио әлеге хокук өчен икенче тапкыр ярышты һәм “Большое Радио”, "Ореноблмедиа"дан өстен чыкты.
– Радио форматы Татарстанның танылган артистлары тарафыннан көйгә салынган әдәби әсәрләрнең аудиоязмаларын трансляцияләүне күздә тота. Радиоканал эшчәнлеге Татарстан халкының социаль, мәдәни һәм рухи-агарту сорауларына җавап бирәчәк, – диде Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов.
Әлеге дулкында классик җырлар, радиоспектакльләр, классик проза һәм поэзия әсәрләрен тыңларга мөмкин булачак.
Лилия ЛОКМАНОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар