Республикада соңгы тәүлектә коронавирус белән авырып китүнең 35 яңа очрагы теркәлгән.
Татарстанда 30 июльгә булган мәгьлүматларга караганда, COVID-19 йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган. 12 кеше дәвалану өчен хастаханәгә озатылса, 23е өйдә генә, аларда әлеге чир җиңелчә, симптопмнарсыз үтә.
1. Казан – 14
2. Яр Чаллы – 2
3. Әтнә– 2
4. Бөгелмә – 2
5. Буа – 1
6. Югары Ослан – 4
7. Яшел Үзән– 2
8. Кукмара – 1
9. Лаеш– 1
10. Түбән Кама – 4
11. Саба – 1
12. Чистай – 1
Республикада эпидемия башланганнан алып барлыгы 5 мең 569 кеше әлеге инфекцияне йоктырган. 4472 кеше савыккан, әлеге чирдән үлүчеләр саны – 41. Ясалма сулыш алу аппаратына – 40 кеше тоташтырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар