Кызлар эзләмә, акча эзлә – кызлар сине үзләре табар.
Кофены коньяк белән бутама, кофесыз эч.
Кичке ашны көн- аралаш әзерләсәң, тәмлерәк була.
Сиңа бурычлары булган яки бурычлары булмаган кешеләр белән генә ызгыш.
Иртән эшкә барасың килмәсә, «Форбс» журналын алып, үз фамилияңне эзлә. Тапмасаң – барырга туры киләчәк.
Хатының тавыш күтәрмәсен дисәң, һәрвакыт өстәлгә сугып ал. Әмма уклауны яшереп куярга онытма.
Чирлисең килсә, туктаусыз зарлан – бернинди сәламәтлек тә чыдамаячак.
Күпме гафу итә аласың – шулкадәр акча биреп тор.
Тоткасыз ишекне тибеп ачалар.
Фото: google.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар