16+

Ком иле Дубайга сәяхәт: чүл эчендә үсеп чыккан заманча, зәвыклы шәһәр!

Берничә атна элек отпуск вә сәяхәттән соң күңел төшенкелеге һәм аннан котылу юллары турында язма әзерләгән идем.

Ком иле Дубайга сәяхәт: чүл эчендә үсеп чыккан заманча, зәвыклы шәһәр!

Берничә атна элек отпуск вә сәяхәттән соң күңел төшенкелеге һәм аннан котылу юллары турында язма әзерләгән идем.

Бу проблема белән очрашмас өчен күпләр бер сәяхәттән соң шунда ук икенчесен планлаштырып куярга киңәш итә. Без дә шулай эшләдек, җәмәгать! Наполеон планнары кордык та, ике айдан соң янә юлга кузгалдык. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, төгәлрәге Дубайга очтык!

Бу минем икенче тапкыр чит илгә чыгуым, димәк, азмы-күпме чагыштырыра алырлык мөмкинлек бар. Кыскасы, алты көнлек ял вә сәяхәт дәвамында күргәннәрне хәзер сезгә дә бәян итәм. 

8-12 полосалы юллар, затлы машиналар һәм эт-мәчесез урамнар...
Без бу әмирлеккә диңгездә (дөресерәге Фарсы култыгында) су кереп, кызынып яту өчен генә бармадык. Яңа җирләрне күрү, без аяк басмаган җирләрдә йөрү максаты белән чыгып киттек. Шуны искәртеп узарга кирәк, монда җәяү йөрү кыенрак. Һава торышы сентябрь аенда бик дымлы, шуңа күрә тагын да эссерәк булып тоела. Термометр баганасы 38-40 градустан да төшми... Юллардагы вазгыятькә күчик, иң беренче эш итеп җәяүлеләр чыга торган зебраларга игътибар итәсем килә, алар аз! Бик аз! Кеше җәяү аз йөргәнгәдерме (кабатланам: монда эссе, урамда йөргән эт-мәчеләрне дә күрмәссез), юл аркылы чыгу өчен зебралар күп күләмдә түгел. Шунлыктан юлларны кайвакыт аркылыга-буйга йөгереп узарга туры килде. Язманың шушы өлешендә исә машина йөртүчеләргә рәхмәтемне белдерәм: һәрберсе баш иеп, чыгарып җибәрә, синең артыннан акырып-бакырып калмый. Мөгаен, алар ияләнгәндер инде мондый хәлгә. Светофорлар турында да сүз кузгалтмый булмый, алар ике кат итеп куелган: башта зурлары (бездәге кебек үк), ә аннары кечкенә сфетофорлар. Монда скутер, мопед ише транспортны иярләүчеләр дә байтак, мөгаен, аларның һәм җәяүлеләрнең уңайлыгы өчен шулай эшләнелгәндер бу. 

Төп нәрсә – юлларның сыйфаты турында да әйтеп үтим. Алар Дубайда, әлбәттә, тип-тигез, чокырсыз-чакырсыз һәм киң. Биредә бер якка гына да 8-12 рәт полоса ясап куйганнар, күз алдыгызга китерез! Аңа карамастан, трафик зур, бөкеләр дә монда еш күренеш. Шунлыктан түләүле юллар да байтак. Юллардагы машиналар исә бик затлы, иске-москы, таралып беткән тимер атларны бер тапкыр да күрмәдем.

Җәмәгать транспорты шәп, җәмәгать!
Дубайның комфортлы, салкын җәмәгать транспортында аерым кануннар, дуслар. Мисал өчен, метрода сагыз чәйнәргә, ашарга-эчәргә ярамый – штраф! Ялгышмасам, лачтырдатып кишәп барган өчен 100 дирхам, якынча 2430 сум чыгарып бирергә кирәк. Метро монда үзе йөри, машинистлар юк, система тулысынча автоматлаштырылган һәм бу шаккаткыч! Вагоннар исә берничә төрлегә бүленгән: стандарт (бөтен кеше дә керә ала торган), алтын (югары комфортлы) һәм ал төстәге хатын-кызларныкы-балаларныкы (ир-атларга керергә ярамый – штраф). Без шулай ук трамвай һәм су транспортында, ягъни су таксиенда а-ля трамвайчигында хәрәкәт иттек. Биредә кондуктор дигән кешене сез, гомумән, күрмиячәксез, терминал аша түлисең дә – бетте. Транспорт картасы ясатсаң, күпкә отышлырак чыга, без берничә көнгә генә ясатып тормадык, шуңа җәмәгать транспортында хәрәкәт иткәндә А ноктасыннан Б ноктасына якынча 6-7 дирхам акча түләдек. 

Язманың шушы ук өлешендә таксилар турында да берничә сүз: затлы машиналар биредә такси ролендә дә йөри, бәяләре бик үк арзан димәс идем. Машинаны сайт яки кушымта аша чакырырга мөмкин һәм счетчиклы таксиларны туктату да нормаль күренеш. Кайбер кеше счетчиклы таксиларны арзанрак дип искәртә. Без шушы сүзләргә ышанып, 20-25 минутлык араны юл кырыенда туктаткан таксига утырып узарга булдык. Нәтиҗәдә 90 дирхам, безнең акчага әйләндерсәк, 2020 сум түләдек. Аз түгел! Нәтиҗә: безнең туристлар икәнлегебез йөзебезгә чыккан, ике тапкыр кыйммәтрәк сумма сыдырып алдаладылар...
Һәр җирдән затлы гарәп парфюмы аңкый

Без 4 йолдызлы отельдә тордык. Төркия белән чагыштырганда хезмәт күрсәтү, клиентларга ярарга тырышу биредә мең өлеш югары. Кыскасы, сервиска тел-теш тидерерлек түгел. Отельдәге ашау-эчү шулай ук Төркиянекенә караганда затлырак тоелды. Искәртеп узарга кирәк, без биредә иртәнге ашларны гына ашадык, төшке һәм кичке аш вакытында шәһәрнең төрле җирендә тамак ялгап карарга туры килде. Ике кешегә бер утырып ашау якынча безнең акча белән минимум 1500-1700 сум чыга (әлбәттә, ресторан ише җирләрдәге бәя түгел бу). 

Дубайда, сүз уңаеннан, бөтен җирдә гарәпчә һәм инглизчә сөйләшәләр. Төркиядәге сыман русча-татарча кушылган телдә аңлашып булмый монда. Бу илдә гадәти әйберләрне сорау һәм кешеләр белән үзара аңлашу өчен инглиз телен аз гына булса да белү зарур. Мисал өчен, безнең хәтта отель персоналлары да рус телен артык аңламый иде, әмма инглизчә-русча тырышып-тырмашып сөйләгәндә, шөкер, кире бормадылар. Гомумән, биредәге халык бик тәрбияле, тәртипле! Алар һәрвакыт итәгатьле сөйләшә: кая гына кермә “Хай!” дип елмаеп каршы ала, хәлләрне белешә, ялгыш тиеп китсәләр “сорри”, “экскюзми” дип гафу үтенәләр. Иң мөһиме – монда урамда баскан килеш тәмәке көйрәтеп торган кешеләр юк. Тартучылар өчен аерым урыннар билгеләнгән, һәм ир-атлар да, хатын-кызлар да нәкъ менә биредә төтенли. Димәк, урамнарда Төркиядәге сыман тәмәке исенә баткан почмакларны күрмәссез, киресенчә, монда һәр җирдән затлы гарәп парфюмы аңкый. Әйе-әйе, хәтта пляжда да моны сизәргә мөмкин...  

Кырыс табигать һәм дөньякүләм рекордарны уздырган биналар
Дубай – табигате белән түгел, ә кеше ясаган мәһабәт, гигант корылма-биналары белән таң калдыра торган шәһәр/ әмирлек! Шушы тулыр-тулмас 6 көн эчендә дөньядагы иң зур күзәтү тәгәрмәче яки иң кыйммәтле отель – Бурдж Аль-Араб фонындагы пляжда ятуны гына сайламыйча, без күп кенә истәлекле урыннарны күреп калырга ашыктык. Беренче эш итеп, әлбәттә, дөньядагы иң биек бина – Бурдж-Халифага юл тоттык. Бу 163 катлы гигант янына Казандагы иң биек торак коплексны – “Лазурные небеса”ны (37 кат) куйсак, ул бик бәләкәй булып тоелачак, ышаныгыз. 48 катлы гадәти булмаган формадагы күккә ашкан йортны, ягъни 93 метр озынлыктагы пыяла күпер белән тоташтырылган ике манараны – Дубай рамкасын да карамый китү гөнаһ булыр иде. Дубайга килсәгез, шулай ук шаккаттыргыч киләчәк музеен һәм дөньядагы иң зур сәүдә үзәген – Дубай моллны (бу сәүдә үзәгенең эчендә хәтта таксилар йөри!) үз күзләрегез белән күрми китмәгез.

Табигый хозурлыклар да юк түгел Дубайда. Мисал өчен, Һинд океанына тоташа торган Фарсы култыгы. Кызыклы факт – ай һәм кояш гравитациясе нәтиҗәсендә пляждагы су күләме вакыт-вакыт күбәя һәм азая. Без биредә вакытта бер көнне хәтта бик көчле дулкыннар да булды (башка көннәрне су бик тыныч иде, дулкыннар, гомумән, булмыйдыр дип уйлаган идем, ялгышканмын), серфинг белән шөгыльләнүчеләр рәхәтләнде инде. Чүл! Белгәнебезчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре иксез-чиксез чүл территориясендә үсеп чыккан ил. Без дә бирегә килгәннән бирле бу матурлыкны күрү теләге белән яндык һәм, ниһаять, хыялыбызны чынга ашырдык: балачакта география китапларыннан, мультфильм-сериаллардан күреп үскән ком чүленә аяк бастык! 1-2 сәгать эчендә бик күп матур фото-видеолар ясадык, зур коңгыз һәм чаянны да күрергә өлгердек. Кыскасы, искиткеч!

Дубайга барырга җыенучыларга берничә субъектив киңәш:
1.БГӘ барганда инглизчә иң кирәкле җөмләләрне алдан төзергә өйрәнеп куегыз. Гомумән, онытмагыз – инглиз теле һәр җирдә кирәк!
2.Чит илдә элемтәсез һәм Интернетсыз азапланмас өчен Россиядә вакытта ук телефоныгызга есимны урнаштырыгыз.
3.Россиядә вакытта ук акчаны долларга яки дирхамга алыштырып кую зарур. Дубайда безнең акча белән артык ерак китеп булмый, акчаны алыштырганда курс бик нык уйнаячак һәм безнең якка түгел.
4.Һәр отельдә дә суны бушка бирмиләр. Әйтик, бездә кеше башына бер көнгә 0,5 л су гына каралган иде. Кибетләрдән суны күбрәк итеп сатып алырга һәм сыеклыкны күбрәк кулланырга тырышыгыз. Илдә бик эссе, хәлсезлек беренче көнне үк куып җитеп, артыгызга тибеп егарга мөмкин.
5.Сувенир, кирәк-яраклар һәм азык-төлекне сәүдә үзәкләреннән түгел, ә зур очсыз кибетләр челтәреннән яки аутлетлардан алырга киңәш итәм. Биредә бик күп товар арзан, әмма сыйфаты ягыннан начар түгел. 

Киләчәк музее
 Дөньядагы иң биек бина – Бурдж-Халифа
Һәрьяклап небоскреблар әйләндереп алган
Бурдж Аль-Араб отеле һәм пляж
Дубай рамкасы эчендә фотосурәт
 Намаз вакыты кергәч, сәүдә үзәкләрендә музыканы туктатып, азан куялар

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading