Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы 25 еллыгын билгеләп үтте. Юбилейга багышланган тантаналы концерт Чиләбе опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында узды.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Туган тел» программасын Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының юбилеена бүләк итте
Чиләбе өлкәсе татар халкы саны буенча Россиянең өченче төбәге булып тора: монда 200 меңнән артык татар яши. Ә татар конгрессы – Көньяк Уралдагы иң зур һәм актив милли берләшмәләрнең берсе. 24 ноябрьдә оешма үзенең 25 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Конгресс татар мәдәниятен саклау һәм үстерү, Татарстан Республикасы һәм халыклар арасында дуслыкны ныгыту буенча актив эшчәнлек алып бара.
Татар конгрессын юбилее белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Чиләбе өлкәсе Закон җыены рәисе Олег Гербер, УрФО Баш мөфтие Ринат хаҗи-хәзрәт Раев һәм башка рәсми затлар котлады.
Бәйрәм кичәсен төрле коллективлар һәм башкаручылар чыгышлары бизәде. Программаның төп бүләге Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле номерлар булды. Коллектив тамашачы игътибарына өч номер тәкъдим итте: Михальченко исемендәге Чиләбе камера хоры белән берлектә чыгыш, Урал турында композиция һәм «Туган тел» җыры.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов ассызыклаганча, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының 25 еллыгы уңаеннан бәйрәм югары дәрәҗәдә узды.
“Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең тантанада чыгыш ясавы конгрессның юбилеена республика хөкүмәтеннән бүләк булды. Тамашачы безнең һәр чыгышыбызны алкышларга күмде. Концертның мәхәббәт атмосферасында узуы шунда ук сизелде”, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Айрат Хәмитов.
Коллективның сәнгать җитәкчесе концерт финалында барлык катнашучылар башкаруында яңгыраган «Туган тел» композициясен аерым билгеләп үтте. Ул вакытта сәхнәдә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның чын бердәмлеге сизелгән.
“Без бик уңышлы урап кайттык. Тамашачының безне көткән, без Татарстанны Чиләбе өлкәсендә горурлык белән тәкъдим иттек, — дип ассызыклады Айрат Хәмәтов. – Тантананың алып баручылар Дәүләт ансамблен республика һәм тулаем илнең байлыгы дип игълан итүе бик сөендерде.
2 декабрьдә ТР Дәүләт ансамбле Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмә-форумының бизәге булачак. Ул көн анда Татарстан Республикасына багышланачак. Көннең иң якты вакыйгаларының берсе никах теркәү тантанасы булачак. Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары катнашында татар халкының гадәти туй йолалары элементлары белән үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар