16+

Кондитер Марина Алмаметова: “Аена 40 мең сумнан артык акча эшлим”

Яшь әниләр күп очракта, балаларыннан аерыласы килмичә, өйдә генә бизнес булдыру теләге белән, үз эшләрен башлый. Марина Алмаметова – шундыйлардан.

Кондитер Марина Алмаметова: “Аена 40 мең сумнан артык акча эшлим”

Яшь әниләр күп очракта, балаларыннан аерыласы килмичә, өйдә генә бизнес булдыру теләге белән, үз эшләрен башлый. Марина Алмаметова – шундыйлардан.

– Улым беренче сыйныфка укырга кергәннән соң, аны каршы алып, озатып калу өчен, өйдә башкара ала торган эш эзли башладым. Шул вакыт торт пешереп сата башладым. Билгеле инде, үземне камилләштерү максатыннан, төрле мастер-классларда катнашам, бик күп сертификатларым бар. Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов Дон кондитерларына барып, күп нәрсәгә өйрәнәм, – ди Марина.

Җиде ел инде ул өйдә баллы ризыклар пешерә. Тортлардан тыш, ул зефирдан искиткеч матур чәчәкләр, букетлар ясый. Аларны хәтта ашарга да кызганыч. Табигатьтә ул кадәр матур чәчәкләр юк төсле.

– Рецептларны, гадәттә, үзем уйлап чыгарам. Интернеттан алынганнары бик сирәк. Шул дәвер эчендә даими клиентларым да барлыкка килде. Икътисади кризиска кадәр, йокларга да вакыт калмый иде. Хәзер инде заказ бирүчеләр азрак, әмма аена 40 мең сумнан артык акча эшлим. Клиентлар өчен хәзер көрәшергә кирәк, көндәшлек зур. Гадәттә яңа әйберләр уйлап табам, заказ бирүчеләрне шулай җәлеп итәм дә, – диде Марина.

Элегрәк иң популяры тортлар булса, хәзер исә капкейкларны күп сорыйлар икән.
– Үзем бик тә баллы яратам. Кайбер кондитерлар фитнес десертлар да ясый. Әмма анда шикәр юк. Шуңа да үзем яратмаган әйберләрне пешермим, – диде кондитер.

Фотолар: шәхси архивтан
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading