16+

Концертка килегез: "Йолдызлык" фестивале авылларга кайта!

Быел “Йолдызлык” белән “Безнең заман” республика фестивальләре беренче тапкыр уртак концертлар үткәрергә җыена. Әлеге гастрольләр Татарстан Президенты ярдәме белән оештырыла. Керү бәясе бушлай булачак.

Концертка килегез: "Йолдызлык" фестивале авылларга кайта!

Быел “Йолдызлык” белән “Безнең заман” республика фестивальләре беренче тапкыр уртак концертлар үткәрергә җыена. Әлеге гастрольләр Татарстан Президенты ярдәме белән оештырыла. Керү бәясе бушлай булачак.

“Ике фестивальне берләштергән мондый масштаблы турның булганы юк иде әле. Һәр районның, алар барлыгы 14, концерт программасы аерылып торачак. Без беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаган лауреатларның чыгышларын тәкъдим итәчәкбез. Алар арасында Рүзил Гатин кебек зур сәхнәләрне яулаган дәрәҗәле җырчылар да булачак. Тамашачы республикабызда яшәүче халыкларның мәдәни үрнәкләрен күрә алачак. Шуңа да бу концертлар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана”, - ди фестиваль хәрәкәтләре генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Концертлар исә Әгерҗе, Менделеевск, Яшел Үзән, Кукмара, Ютазы, Балык Бистәсе, Азнакай, Кама Тамагы, Алексеевск, Буа районнарының авылларында, ягъни мәдәният йортларында һәм ачык мәйданнарда узачак. Шулай ук Түбән Кама, Әлмәт, Чистай шәһәрләрендә дә концертлар көтелә.

“Йолдызлык” фестиваленә нигез салган Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев болай дигән иде: “Татарстанның күге аяз, чөнки аны “Йолдызлык” балалары яктырта”. Президент кебек җитәкчеләрнең игътибарын тоеп үскән бала чын шәхес булып формалаша”, - диде Дмитрий Туманов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading