Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән.
1961 елгы ир-ат Казан шәһәренең 7 нче номерлы хастаханәсенә COVID-19 һәм ике яклы пневмония белән китерелә. Хәле хроник авыруларның кискенләшүе аркасында начарлана. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.
1932 елгы хатын-кыз Яр Чаллы инфекция хастаханәсенә ике яклы үпкә ялкынсынуы белән дәвалануга салына. Моннан тыш хастада йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган. Аңарда коронавирус инфекциясе булуы лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә расланган.
Мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар