16+

Коронавирус Татарстанда: артык кимеми дә, үсми дә

Татарстанда коронавирусның 54 яңа очрагы расланган.

Коронавирус Татарстанда: артык кимеми дә, үсми дә

Татарстанда коронавирусның 54 яңа очрагы расланган.

9 июньгә республикада гомумән алганда Covid-19ның 3665 очрагы теркәлгән.

Бүген Татарстанда Covid-19 коронавирусының 54 яңа очрагы расланды, 53 кеше әлеге чирне контакт аша йоктырган булса, берсе читтән кертелгән.

12 кеше хастаханәгә озатылган, 42 кеше өйдә дәвалана. Аларда авыру җиңел яки симптомнарсыз үтә.

Казанда иң күп йоктыру очраклары - 35. Яр Чаллыда - ун очрак, Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Сабада - берәр очрак теркәлгән.

Эпидемия игьлан ителгәннән бирле 2748 кеше сәламәтләнгән, шуларның 35е соңгы тәүлеккә туры килә.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading