Бер көн алдарак 57 очрак теркәлсә, кичә 14 кенә авыру теркәлде. Күрәбез, бүген тагын арткан. Димәк, тынычланырга иртә әле.
Узган тәүлек нәтиҗәләре буенча Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 65кә артты. Шуларның 20се хастаханәләргә озатылса, тагын 45 авыру әлегә өйләрендә дәваланачак. Бу юлы читтән кергән авыручылар саны да күбрәк - 19. 46 кешегә авыру башка авырулардан күчкән.
География:
Казан -21,
Яңа Чишмә-1,
Алабуга-2,
Яшел Үзән-3,
Тәтеш-2,
Балтач-2,
Саба-2,
Тукай-1,
Чаллы-3 ,
Лениногорск-1,
Түбән Кама-3,
Әлмәт-1,
Азнакай-1,
Сарман-3,
Теләче-4,
Чистай-1,
Чүпрәле-4,
Питрәй-1,
Нурлат-4,
Кукмара-3,
Буа-2.
Хәбәр иткәнебезчә, кичә Татарстанда алдагы көннәр белән чагыштырганда азрак авыру ачыкланган иде. Бер көн алдарак 57 очрак теркәлсә, кичә 14 кенә авыру теркәлде. Күрәбез, бүген тагын арткан. Димәк, тынычланырга иртә әле.
Укырга: Коронавирус өйдә дә дәвалана
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар