Республика кан үзәге табиблары коронавирустан сәламәтләнгән Татарстан халкын, вирус йоктырганнарны дәвалау өчен, плазма тапшыруларын сорый. Алар Covid-19 белән көрәштә плазманың ярдәменә ышана.
«Коронавирус белән авыручыларны дәвалауның мондый алымы Кытайда үзен бик яхшы яктан күрсәтте. Бу алым нәтиҗәле дип танылды, шуннан соң Кытай табиблары аны Европага тәкъдим итә башлады», — дип сөйләде Республика кан үзәгенең оештыру-методик бүлеге табибы Елена Төхвәтуллина.
Комментарийлар