Бер ел узган икән бит инде! Әле кичә генә башланган кебек иде. СМС-рөхсәт белән генә эшкә йөрү, даруханәләрдә салкын тигәннән дә дару таба алмый интегүләр, әллә ничә төрле чикләүләр...
Адәм баласы бар нәрсәгә дә күнегә, өйрәнә. Без дә коронавирус дигән зәхмәткә ияләштек төсле. Әмма ул калдырган эз генә онытылырлык түгел.
2020 елның сентябрь аенда Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендәге зиратта ковид корбаннарына чиксезлек билгесе формасында һәйкәл куелган. Авырлыгы 3 тонна, биеклеге 39 метр булган бу һәйкәлне ясаган Криса Сантос якыннарын югалтканнарның хәлен мин шулай күрәм дип шәрехләгән.
Бөекбританиедә туташ, өлкән яшьтәге ир кеше, волонтер, шәфкать туташы, полиция хезмәткәре, укытучы һәм “сиделка” сыннарыннан торган композиция барлыкка киләчәк. Скульптор Грэм Иббесон бу кешеләр пандемия белән көрәштә иң алгы сафта булучылар дип саный.
Пандемия Италиянең бер өлешендә искиткеч каты котырды. Дөрес булса, ул якларда ковидтан якын кешесен югалтмаган бер гаилә дә калмаган. Шуларны истә тотып, Кодоньо шәһәрендә мемориал урнаштырылган. Узган елның октябрь аенда Казальпустерленго каласында да ташлардан ясалган мемориал ачылган иде.
3 мартта Санкт-Петербургта да коронавирустан вафат булганнар, медицина хезмәткәрләренә багышлап, бронзадан “Моңсу фәрештә” сыны ачканнар. Кызганыч, әлеге сынның авторы Роман Шустров үзе һәйкәлне күрә алмыйча, узган елның 14 маенда үпкә ялкынсынуыннан вафат булган.
Пандемия тәмамланып килә, төсле. Әмма Җир шарында коронавирустан көн саен ничәмә дистә кеше кырыла тора. Ковидның яңа төрләре барлыкка килә. Һәйкәлләр куелмаса да онытырлык түгел инде ул хәзер. Мәңгегә хәтергә уелган...
Лилия Локманова.
Комментарийлар