16+

Кремль вәкиле Лилия Галимова: «Әни вакцина ясатты, үзем әзерләнәм»

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 21 гыйнварда узган матбугат конференциясендә сөенечле хәбәрләр сөйләде.

Кремль вәкиле Лилия Галимова: «Әни вакцина ясатты, үзем әзерләнәм»

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 21 гыйнварда узган матбугат конференциясендә сөенечле хәбәрләр сөйләде.

“КАМАЗ-Мастер” – җиңүче
 Дөньякүләм мәшһүр “Дакар” ралли-марафонында “КАМАЗ-Мастер” командасы беренче өч урынны да яулады. Гомумән, “Дакар” узышларында безнекеләр инде 18 тапкыр җиңүгә иреште.
 – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә спортчыларны кабул итте. Монысында “КАМАЗ-Мастер” командасының пешекчесе дә бүләкләнде, чөнки, ач спортчылар гаять катлаулы узышта уңышка ирешә алмас иде. Бу – чын җиңү. “КАМАЗ-Мастер” үзенең җиңүе турында беренче итеп Рөстәм Миңнехановка шалтыратты, – диде Лилия Галимова.
 
Чаллыда онкология диспансеры

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко 23 гыйнварда Татарстанга эш сәфәре белән килә. Президент Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Мурашко Чаллы шәһәрендә 414 фатирлы яңа йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнаша. Әлеге йорттан медицина хезмәткәрләренә дә фатирлар бирелгән.
 – Делегация шулай ук, Чаллыда Республика клиника онкология диспансеры филиалын ачуда да була. Бу медицина учреждениесендә амбулатория, радиология корпусы, паллиатив ярдәм бүлеге, операция һәм онкологлар кабинетлары урнаша. Филиал заманча җиһазландырыла. Чаллы зонасындагы районнар халкы Казанга кадәр килеп йөрмәячәк. Андый авырулар өчен юл йөрү болай да кыен, – диде Лилия Галимова.

 Вакцина кадату ирекле

 Татарстанга кайтартылган коронавируска каршы 13 мең 400 доза вакцинаның 60 проценты кешеләргә кадатылган инде.
– Вакцина кытлыгы юк. Февраль аенда тагын 190 мең доза “Спутник-V” кайтачак. Республикада вакцина кадату өчен 68 пункт оештырылды. “КАМАЗ” җәмгыяте, шулай ук “Казан органик синтез” җәмгыяте оешкан төстә вакцина ясатырга теләк белдерде. Энергетиклар һәм элемтәчеләр дә коллектив рәвештә вакцина ясатмакчылар, – диде Лилия Галимова.
 Журналистларның кызыксынуына җавабында Лилия Галимова: “Мин әле тикшерү узам, табиб нәрсә әйтер. Ә әнием вакцина ясатты инде. Әнием дәваханәдә эшли, көн саен йөзләрчә авырулар белән очраша, шунлыктан, вакцина ясатуны кирәк саный. Вакцина ясату һәркемнең үз ихтиярында, монда мәҗбүриләү юк. Татарстанда “ковид-паспорт” кертү турында да бернинди планнар юк”,-диде.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading