16+

Кышын кроссовка кимәгез!

Кыш җитү белән, имгәнү очраклары 20-30 процентка арта, ди белгечләр. Хәзер урамнар шугалак кебек. Юллар ялтырап тора. Хәер, Республика балалар клиник хастаханәсендә травматология-ортопедия бүлеге җитәкчесе Алексей Глушков әйтүенчә, төп сәбәп – кешеләрнең ашыгуы.

Кышын кроссовка кимәгез!

Кыш җитү белән, имгәнү очраклары 20-30 процентка арта, ди белгечләр. Хәзер урамнар шугалак кебек. Юллар ялтырап тора. Хәер, Республика балалар клиник хастаханәсендә травматология-ортопедия бүлеге җитәкчесе Алексей Глушков әйтүенчә, төп сәбәп – кешеләрнең ашыгуы.

– Аннары аеруча яшьләр, модага ияреп, кроссовкалардан йөри. Тик кроссовка ул – җәйге аяк киеме. Аның табан асты кышкы юлларга яраклашмаган, шуа. Үсмерләр арасында колакчыннар киеп, телефонга текәлеп йөрүчеләрне дә еш күрәбез. Мондый яшьләр берни ишетми, күрми, берни дәшми. Бу – иң куркынычы. Шуның аркасында машина астына эләгергә, таеп егылырга мөмкин, – ди табиб.
Бертуктамый тукый торгач, тюбинг белән шуганда имгәнүчеләр саны кимегән. Ә менә пиротехник чаралар шартлатудан зыян күрүчеләр әле дә бар.

Табиблар батутларны да балаларга бик киңәш итми. «Әти-әни өчен җайлы инде анысы: баласын ниндидер читлек эчендә калдыра да куркынычсызлык кагыйдәләрен күзәтергә тиешле берәүгә баласын ышанып тапшыра. Тик ул кеше барысын да контрольдә тотмый, бала имгәнергә мөмкин. Батутта сикергәннән соң, арка авыртудан зарланучы балалар күзәтелә. Чынлыкта аның кабыргасына, умыртка баганасына зыян килгән булып чыга», – ди Алексей Глушков.
Машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы да борчу тудыра. Төп сәбәп – телефоннар. Руль артында баручы кеше, телефонга җавап бирәм, дип, уяулыгын югалта. «Кайбер хатын-кызлар, рульдә барганда, смс яза. Ничек булдыра алар? Рульне ничек тоталар, аңламассың?» – дип гаҗәпләнүен белдерде Алексей Глушков.

Киләчәктә имгәнүләрне киметү өчен, дөрес егылырга өйрәткән җыентык бастырырга җыеналар. Бу бигрәк тә өлкәннәр өчен файдалы булыр дип уйлыйлар.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading