Бар да теге яки бу көрәшченең ярыш алдыннан гариза тутырганда кемне тренер итеп язуыннан башлана. Һәм, әлбәттә, теге яки бу ярышта көрәшченең яулаган үрләреннән тора.
Әйтик, 2019 ел нәтиҗәләре буенча беренче урынны Җәүдәт Хөсәенов яулады. Аның исәбендә 11 очко бар. Төрле ярышларда (титуллы ярышлар турында сүз бара) аның 11 шәкерте призер булган. Икенче урында урнашкан Ильяс Билаловның да 11 көрәшчесе призерлар арасына кергән. Тик Хөсәенов исәбендә 12 чемпион, ә Билалов исәбендә 10 чемпион. Чемпионнар Идел буе районы командасы остазына беренче урынга чыгу мөмкинлеге биргән дә инде. Вакыйф Дәүләтшин - биш чемпион һәм 10 призер әзерләгән.
Комментарийлар