Кызыксыну юктан гына тумаган. Көрәш белән кызыксынучыларга Ульяновск пәһлеваны Сергей Павлик исеме яхшы таныш. Хәтерләсәгез, Сергей да Универсиада чемпионы булганнан соң алтын медальне сатарга куйдым әле, дип сөйләп йөргән иде.
– Менә шул сүзләр искә төште дә, дүрт айлап элек кызыксынып медальне сатуга куйдым, – ди Ренат. – Павлик саткандырмы – белмим, миңа Мәскәүдән сатып алырга теләп шалтыраттылар. Уйлап карау сылтавы белән аларга уңай җавап бирмәдем. Шуннан соң бу хакта оныткан идем инде. Бу көннәрдә шул белдерүне күреп, кабат кузгаттылар.
Медальне сатарга уйламыйм, ди Ренат. Белдерүен дә кире алган инде.
– Кызык өчен генә башланган эш иде. Сатып алучысы да табылыр, аннары терсәкне тешләп булмас шул. Әлеге медаль – иң кадерлесе, – ди батыр.
Комментарийлар