16+

Кукмараның аш-су остасы Мәскәү телевидениесенә кадәр барып җитте

Торт пешерүче милләттәшебез Ренат Әгъзәмовны белмәгән кеше юктыр. Җитди, кызу канлы, туры сүзле кулинарның федераль каналларда бара торган тапшыруларына эләгү турында кайсы торт пешерүче генә хыялланмый икән?

Кукмараның аш-су остасы Мәскәү телевидениесенә кадәр барып җитте

Торт пешерүче милләттәшебез Ренат Әгъзәмовны белмәгән кеше юктыр. Җитди, кызу канлы, туры сүзле кулинарның федераль каналларда бара торган тапшыруларына эләгү турында кайсы торт пешерүче генә хыялланмый икән?

Кукмараның аш-су остасы федераль телеканал тапшыруында финалга кадәр барып җитте.

Осталык нәселдән бирелә
Кукмарада яшәүче Венера Сәлахетдинова инде күп еллар торт пешерү эше белән шөгыльләнә. Заманында банк хезмәткәре булган Венера ханым өченче баласы белән декрет ялында утырганда, кызының туган көненә тортка заказ бирә. Канында аш-су осталыгы булган ханым, үзе дә торт пешереп карарга уйлый. 
– Яхшы гына килеп чыкты. Башта туганнарга, дусларга пешереп алып бара башладым. Аннары сарафан радиосы буенча клиентлар барлыкка килде. Күп кенә курслар үттем. Гомумән, укудан туктап та торганым юк. Татарстан гына түгел, Россиянең төрле шәһәрләрендә алдынгы кулинарларда укыйм, өйрәнәм. Камиллеккә чикләр юк, – ди оста пешерүче. 

Торттан тыш, талкыш каләвә, чүпрәсез ипи дә пешерә ул, сырлар да ясый. 
Кешегә пешерә белү сәләте дә бирелгән булырга тиештер ул. Венера ханымның әбисе Миңлебикә апа да Кукмарада танылган пешекче була. Укытучы булып эшләгән әнисе Рәмзия апа да балаларында кечкенәдән үк аш-суга мәхәббәт тәрбияли. Хәзер инде шушы буыннан-буынга күчеп килә торган сәләтне Венера ханым өч баласына тапшырган. Олы улы тортлар пешерүдә, шоколадтан фигуралар ясарга ярдәм итә. Ике кызы да – әниләренең төп булышчылары. Ире дә һәр идеясен хуплап, гел ярдәм итеп яши.

Хыялың чын булса...
Язма башында танылган кулинар Ренат Әгъзәмовны юкка гына телгә алмадык. Венера ханым күңел сандыгының иң матур хыяллары сакланган бер урынга аның тапшыруына эләгү турындагысын салып куйгандыр. Ләкин хыялы, тормышка ашу өчен, аңа юлны үзе таба. Узган елның язында социаль челтәрдә Венера ханымга Ренат Әгъзәмов тапшыруының кастингында катнашырга чакыру килә. Ул барлык шартларны үтәп, гариза тутыра, ләкин тапшыруга эләкми кала. Шундый эчтәлектәге хатны ул тагын җәй айларында ала. Кызганыч, бу юлы вакыт бик аз калу сәбәпле, катнашучылар Мәскәү шәһәреннән генә җыела. 

– Шуннан соң күңелем төште, эләгергә язмаган, дип уйладым. Октябрьдә тагын чакырып яздылар. Бу юлы инде артык әзерләнмичә генә гариза тутырдым, хәтта иремә дә әйтеп тормадым. Һәм берничә көннән тапшыруга чакырып шалтыраткач ышанмый да тордым. Бик тиз арада әзерләнеп, Мәскәүгә чыгып китәргә туры килде. Барлык юл, яшәү чыгымнарын оештыручылар түләде. Мин бер тиен акча да тотмадым, – дип сөйли Венера ханым. 
“Пятница” каналындагы “Кондитер” тапшыруының 7нче сезоны Һиндстанга багышлана. Шул ил киеменнән киенгән Венера Сәлахетдинова һинд кызы утырып торган бик матур торт пешерә. Бары тик коржларын гына монда пешереп ала, ә тортны тулысынча Мәскәүдә отельдә ясап бетерә. 

Алда – зур җиңүләр

Ун катнашучының бишесе генә финалга уза. Алар арасында милләттәшебез Венера Сәлахетдинова да бар. Ренат Әгъзамов та, башка алып баручылар да, тапшыру кунагы – рус эстрадасы җырчысы Люся Чеботина да Венера ханымның тортын бик югары бәяли, ләкин суперфиналга башка катнашучы уза. 
– Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр төшерелсә дә, армадым. Яңа көчләр, идеяләргә баеп, илһамланып кайттым. Шундый шәхесләрдән, профессионаллардан югары бәя алу – зур бәхет. Ләкин туктап калырга җыенмыйм. Алда тагын да зур максатларым бар, – дип фикерләре белән уртаклашты “Кондитер” тапшыруы финалисты. 

Венера ханым бу тапшыруда катнашып, үзенең уңганлыгын, осталыгын гына түгел, ә татар хатын-кызларына хас тыйнаклык, юмартлык, бер катлылык, ярдәмчел булу, гадилек сыйфатларын да күрсәтеп, Кукмара районы, Татарстан данын яклады, үзенең зирәк, акыллы булуы белән дә таң калдырды. 

Динара Әхмәт.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading