16+

Мошенникларга шул гына кирәк тә инде

«Исәнмесез, хөрмәтле абонент, сезнең телефон номерына килешүне озайтырга кирәк. Югыйсә, сезгә якын арада хезмәт күрсәтү туктатылачак».

Мошенникларга шул гына кирәк тә инде

«Исәнмесез, хөрмәтле абонент, сезнең телефон номерына килешүне озайтырга кирәк. Югыйсә, сезгә якын арада хезмәт күрсәтү туктатылачак».

Мошенниклар үзләрен кәрәзле оператор вәкилләре дип алдап, телефон номерына килешүне дәвам итәргә таләп итәләр. Беренче карашка, бер куркыныч та юк кебек. Иртәме-соңмы барлык килешүләрнең вакыты чыга. Ә хәзерге заман кешесенә элемтәсез калырга һич тә ярамый. Шуңа күрә мондый төрдәге таләпләрне ишеткәч, барысы да югалып калырга мөмкин. Ә кырыгалдарларга шул гына кирәк тә инде.  

«Сезгә хәзер СМС-код киләчәк. Аны миңа әйтегез, шуннан без килешүне автомат рәвештә озайтабыз һәм сез алга таба хезмәт күрсәтүләрдән тулы күләмдә файдалана алачаксыз». Әлеге күрсәтмәләрне ишетеп, барысы да, артыгын уйламыйча, башкарып та куярга мөмкин.

Кагыйдә буларак, мошенникларга СМС-кодны атагач, алар җавап итеп җибәргән сылтама буенча күчәргә тәкъдим итә. Шул рәвешле, сез кайбер шәхси мәгълүматларны кертәчәксез. Ә мошенниклар шул ук «Дәүләт хезмәтләре» порталына сезнең мәгълүматлар белән керә алачак. Анда күпме мәгълүмат сакланганын үзегез дә аңлыйсыздыр. Ким дигәндә, сезнең исемгә кредит яки займ рәсмиләштерергә мөмкиннәр. 

Тагын бер схема: ялган телефон операторлары шул рәвешле телефоныгызның сим-картасының «игезәген» ясый ала. Болай эшләгәндә алар сезнең онлайн-банкларыгызга бернинди киртәсез керә ала.  Ә аннары иң кызыгы: сим-карталарны күчергәннән соң, бер тапкыр кулланыла торган банк парольләре телефон хуҗасына түгел, ә яңа симкага килә башлаячак.

Жуликлар еш кына мессенджерларга шалтыраталар. Исегезгә төшерәбез, теләсә нинди рәсми хезмәтләрнең чын хезмәткәрләре алай эшләми. Әгәр сездә шик туган икән, үз операторыгызның ярдәм хезмәтенә шалтыратыгыз яки элемтә салонына барыгыз.

Үзеңне ничек сакларга?
1. Кәрәзле элемтә салонында ышанычнамә буенча симкаларны яңадан чыгаруны тыю турындагы гариза язарга. Шуннан соң сим-картаны номер хуҗасы бары тик үзе һәм элемтәнең конкрет бер бүлегендә генә ала алачак. Шулай ук телефон операторының шәхси кабинетында сим-картаны дистанцион рәвештә чыгару мөмкинлеген тыярга мөмкин.

2. Банк карталарының һәм документларның фотоларын яисә сканнарын социаль челтәрләр аша җибәрмәгез.

3. Һәм әлбәттә инде CVV, кодлы сүз яки смс-кодны беркайчан да, беркемгә дә әйтмәгез.

Алдакчылар вакытны бушка уздырмый. Кешеләрне алдар өчен яңадан-яңа ысуллар уйлап табалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр сез җинаятьче белән сөйләшкәнегезне аңлыйсыз икән, сөйләшүне шунда ук туктатыгыз. Әгәр дә үзегез турында мөһим булган шәхси мәгълүматлар, нинди дә булса кодлар әйтергә өлгергәнсез икән, шунда ук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Телефон мошенникларыннан тыш, кешеләрне телефоннан реклама тәкъдим итүләре туйдыра.  Мондый төр шалтыратулар теләсә кайсы очракта булачак, тик аларны махсус кушымталар ярдәмендә танып була. Тагын «ак исемлекне» кертергә була, ул чагында сезгә контактлар исемлегеннән генә шалтыратулар киләчәк.

Бу метод эш буенча төрле кешеләр белән аралашырга кирәк булган кешеләргә туры килеп бетми. Ләкин балалар, әби-бабайлар өчен тулысынча, диярлек, туры килә. Ләкин, бу хезмәт – түләүле. Шулай булса да, саклану комачау итмәс. Һәрхәлдә, мошенник корбаны булудан арзанрак инде. 

Лилия Яфизова

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading