16+

Кырым көллиятендәге шартлау нәтиҗәсендә 13 кеше үлгән, 50 кеше зыян күргән

Кырымның тикшерү комитеты террористик акттан соң, җинаять эше ачты, дип хәбәр итә Ведомости.

Кырым көллиятендәге шартлау нәтиҗәсендә 13 кеше үлгән, 50 кеше зыян күргән

Кырымның тикшерү комитеты террористик акттан соң, җинаять эше ачты, дип хәбәр итә Ведомости.

Керчьның политехник көллияте ашханәсендә бүген шартлау булып, 13 кеше үлгән, 50 кеше яраланган. Зыян күрүчеләрнең һәм үлүчеләрнең күпчелеге яшүсмерләр.

Терактны оештыруда әлеге көллияттә укучы егеттән шикләнәләр. Чөнки ул шартлау булганчы ашханәдә рюкзагын калдырып чыгып киткән булган. Аның шулай ук шартлаткыч матдәләр белән тәҗрибәләр ясавы турында да сөйләгәне булган.

Әлеге уку йортының директоры Ольга Гребенникова фаҗига вакытында анда булмаган. Ул көллияттән чыгып китеп, 10-15 минут үтүгә билгесез адәмнәр бәреп кереп, шартлау оештырганнар. "Алар коридор буйлап автоматлар белән йөгереп йөргәннәр, шартлаткыч пакетлар атканнар. Кабинетны ачканнар да, юлда очраган һәркемне үтергәннәр", - дип сөйләгән коллият директоры.

 

Фото: Ведомости


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading