16+

Кытай белән хезмәттәшлек: кем өлгер – шул ота

Казанда 7-8 сентябрь көннәрендә РОСТКИ – “Россия-Кытай: үзара файдалы хезмәттәшлек” беренче халыкара форумы була. “РОСТКИ” - кыскартылма сүз. Ро – Россия, Т хәрефе – Татарстан, Ки – Китай дигәннән алынган. Шул рәвешле форум атамасы килеп чыккан.

Кытай белән хезмәттәшлек: кем өлгер – шул ота

Казанда 7-8 сентябрь көннәрендә РОСТКИ – “Россия-Кытай: үзара файдалы хезмәттәшлек” беренче халыкара форумы була. “РОСТКИ” - кыскартылма сүз. Ро – Россия, Т хәрефе – Татарстан, Ки – Китай дигәннән алынган. Шул рәвешле форум атамасы килеп чыккан.

Кытай халык республикасының Казандагы генераль консулы Сян Бо сүзләренчә, Россия һәм кытай күршеләр, дуслар һәм стратегик партнерлар. 

- Ике ил арасында төрле өлкәләрдәге хезмәттәшлек күләм буенча да, сыйфат буенча да үсеш ала. Агымдагы елның 7 аенда икеяклы товар әйләнеше күләме 36,5 процентка артып, 134 миллиард долларга җитте, диде Сян Бо.

Ул билгеләп узганча, Татарстан Республикасы Кытай регионнары өчен мөһим партнер булып тора. Кытай компанияләре Татарстанда үз заводларын ача,
РОСТКИ форумы Кытай һәм республиканың кече һәм урта предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлек.

Инвестицион үсеш агентлыгы директоры Талия Миңнуллина форумга әле 10 көн вакыт калса да, теркәлүчеләр саны 1500 кешедән артуын билгеләде. Катнашырга теләк белдерүчеләрнең күбесе исә, гадәттә, соңгы атнада активлаша. Барлыгы Россиянең 47 төбәгеннән иң югары дәрәҗәдәге вәкилләр теркәлгән. Форум Россия һәм кытай хезмәттәшлеген күздә тотса да, чит илләрдә дә бу чарага карата кызыксыну туган – 13 ил катнашу теләге белдергән.

Эшлекле форум программасына 8 төр юнәлеш кертелгән. Бу - сәүдә, логистика,  финанслар,  энергетика, ресурсларны тирән эшкәртү, технологияләр, сәнәгать кооперациясе һәм авыл хуҗалыгы. Төрле темалар буенча барлыгы 40тан артык сессия үткәреләчәк. Шулай ук хезмәттәшлек турындагы килешүләр дә имзаланачак.

Форумны алга таба үстерергә һәм ел саен үткәрергә ниятлиләр.

Гүзәл Насыйбуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading