16+

"Кызның аяклары кешенеке түгел, алар урынына йонлы кәҗә аяклары һәм тояклар иде..."

Азанакай районында булган әлеге гаҗәп хәлне миңа дус егет – Ринат сөйләде. Төнге сәгатьләрдә дүрт егет, араларында Ринат та була, ятьмә салырга диеп күлгә юл тоталар. 

Азанакай районында булган әлеге гаҗәп хәлне миңа дус егет – Ринат сөйләде. Төнге сәгатьләрдә дүрт егет, араларында Ринат та була, ятьмә салырга диеп күлгә юл тоталар. 

– Күлгә килеп җитәрәк, юл читендә басып торган бик чибәр, матур киенгән кызга барыбыз да игътибар иттек. Туктадык. Йөзе, күзләре чибәрлеген тел белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Рульдә утырган иптәшебез ишекне ачып: “Чибәркәй, бәлки сезне кирәк җирегезгә илтеп куяргадыр, кая барасыз бу вакытта?” - дип сорады. Әмма кыз берни дәшми басып карап торуын дәвам итте. Шунда никтер кызның аякларына күз төште (ир-егет халкының гадәте дә шундый бит инде, баштанаяк күз төшереп алу)...

Шулвакыт кинәт руль артында утыручы егетебез ыңгырашып аңын югалтты. Кызның аяклары кешенеке түгел, ә алар урынына йонлы кәҗә яки сарык аяклары һәм тояклар иде. Шулай карашып торган арада машина йөртүчебез аңына килде, машинаны тиз генә кабызып, газга басты... Тизлек сәгатенә 50-70 чакрымга җитте. Ә теге кызмы, җенме, су кызымы арттан йөгерүен дәвам итә. Юл начар булуга карамастан тизлекне 90га җиткердек, “кыз” шунда гына артта кала. Бик ерак китеп туктап, машинадан төштек, барыбызның да теле тотлыга, аяклары калтырый һәм берни дә аңламаган кыяфәт иде, – дип сөйләде танышым.

...Бу кем, нәрсәме? Балык тотарга баруны хупламаган су кызымы? Ә халык телендә бит су аналары балык белән туеналар дип сөйлиләр, бәлки ризыгын бүлешәсе килмәведер?
– Бу хәлләргә инде 6-7 ел үтте, шуннан соң дүртебезнең берсе дә балыкка бер тапкыр да барганы булмады, – дип нокта куйды Ринат.

Индира СӘЙФУЛЛИНА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эстэгефирулла,эстэгефирулла,эстэгефирулла,ярый узегезгэ бернидэ булмаган эле

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ошанмый ,гел с ночёвкой йерибез рыбалкага Бер Дэ андый кеше кургэн бы юк

      Мөһим

      loading