"Беренче тапкыр күргәннән бирле, яраттым"
Елена Сорокинага 42 яшь булган. Гаиләсе белән ул Ульяновск өлкәсенең Иске Репьевка авылында яшәгән. Хатынның өч баласы һәм ире калган. Павел үлгән хатыны турында менә нәрсә сөйли:
- Без Лена белән 1998 елның көзендә мәктәп дискотекасында, нәкъ менә минем туган көн алдыннан таныштык, мин чибәр кызны күрдем дә, минеке булыр, дип уйладым. Шулай итеп, без йөреп киттек. 1999 елда өйләнештек, 2000 елда беренче кызыбыз туды, 2002 елда - икенчесе, ә 2009 елда улыбыз Степан туды. Өч балабыз бар.
Елена белән Павелның бергә яшәүләренә 22 ел булган.
- Мин үзем юлда эшлим, машинист-асфальт түшәүче. Һәлакәт булган вакытта Уфа янында командировкада идем. Минем хатыным автозаправка станциясендә эшләде һәм өйгә кайту өчен шушы маршруткага утырган. Бу аның гадәти маршруты иде. Бу барлык кешенең дә өенә кайту вакыты, 28 кеше. Мондый маршрутканың сыйдырышлылыгы нибары 14, ләкин үзебезнекеләрне ташламаска дигән нәрсә бар бит, барысы да акча эшләргә тели, менә шулай аягүрә басып та йөриләр ул автобуста. Һава шартлары да үз ролен уйнаган - яңгыр яуган. Соңгы тапкыр без хатыным белән шул көнне сөйләштек. «Кич эштән кайткач, шалтыратышырбыз», - дидем. Кайткандыр дип, шалтыратам, ә ул телефонын алмый. Дулкынлана башладым. Миңа юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео җибәрделәр. Шундук хатынымны таныдым: аны автобустан чыгаралар, һәм ул бик каты кычкыра. Соңрак, ул ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Елена шулай китеп барды...
"Оныгы янына ашыкты"
Фәйрүзә Янһаҗева Красносельскта яшәгән, Сызраньда җирле базарларның берсендә сәүдә иткән. Көндез Сызраньда ит саткан, ә кичен Красносельск авылына өенә кайткан.
Фәйрүзә Янһаҗевага 52 яшь булган.
- Сызраньнан Красносельскка рейс автобусы 15:30, 16:30 һәм 18:30 сәгатьтә йөри. 15:30дагыга әнигә билетлар җитмәгән, һәм ул киләсе автобуска калырга булды. Дусты, әйдә, бездә генә кал, дип чакырган, ул аларда бер сәгать чамасы утырганнан соң, кал, дип никадәр үгетләсәләр дә, автобуска ашыккан. Кунакка кайткан, аны көтеп торучы оныгы янына ашыккан ул, - дип сөйли кызы Юлия.
Язмыш Фәйрүзәне фаҗигадән тагын бер тапкыр йолып калырга тырышкан - таныш маршрутка йөртүчесе соңрак килеп алам, мине көт, дигән, ләкин ул баш тарткан һәм 18:30дагы автобуска утырган. Язмыш дими, ни дисең. Фәйрүзә утырган җир нәкъ менә фура белән бәрелү урынына туры килгән. Ул машина йөртүче артында, тәрәзә янында утырган була.
- Юл-транспорт һәлакәте урынына беренче булып минем кече сеңлем килде. Ул әни белән салкын җирдә өч сәгать утырды. Аннары абый һәм башкалар килде. Мин телефоннан юрган табарга һәм әнине шунын белән ябуларын сорадым. Әлбәттә, аның инде бернәрсә дә сизмәвен аңлый идем, ләкин нигәдер аны ниндидер җылы әйбер белән ябасым килде, - дип сөйләде Юлия, күз яшьләрен көчкә тыеп.
Фәйрүзә Янһаҗеваны якшәмбе көнне иртән, 31 гыйнварда җирләгәннәр.
Фәйрүзәнең өч зур кызы һәм өч оныгы калды.
- Апаларым - олысы һәм кечесе - кияүдә, ә минем егетем юк. Әни минем туемны нык көткән иде, ләкин язмаган,күрәсең, - ди Юлия, моңсуланып.
Моннан тыш, авария нәтиҗәсендә һәлак булучылар: Кристина Спицина Ульяновск өлкәсе Крупзаводы поселогыннан, 25 яшь; Арлан Тагиев Ульяновск өлкәсе Крупзаводы поселогыннан, 41 яшь; Самара өлкәсе Куропаткино авылыннан Сергей Бухвалов, 48 яшь; Тольяттидан Андрей Шебаршев, 33 яшь; Ульяновск өлкәсе Крупзаводы поселогыннан Игорь Ильин, 37 яшь (автобус йөртүчесе); Ульяновск өлкәсе Репьевка поселогыннан Ольга Степанова, 51 яшь; Ульяновск өлкәсе Репьевка авылыннан Андрей Городнов, 50 яшь, Людмила Рыжова - 43 яшь, Вадим Семьянов - 50 яшь. https://63.ru/text/incidents/2021/02/01/69742403/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
И Аллахы Тэгалэкэем калганнарга сабырлыклар бир!!!
0
0
0
0
Еламыйча укып булмый, бик жэл ?????
0
0