16+

Ләбиб Лерон зыялыларны Корбан ашына җыйды

Язучы, журналист, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон Казанда Корбан ашы уздырды, дип яза «Татар-информ».

Ләбиб Лерон зыялыларны Корбан ашына җыйды

Язучы, журналист, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон Казанда Корбан ашы уздырды, дип яза «Татар-информ».

Табынга өлкән яшьтәге язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, журналистлар, музыкантлар җыелды. Разил Вәлиев, Тәлгат Галиуллин, Дамир Исхаков, Әзһәр Шакиров, Лерон Хәмидуллин, Әгъзам Фәйзрахманов, Риман Гыйлемханов, Шаһинур Мостафин, Факил Сафин, Шәүкәт Гаделша, Ләис Зөлкарнәй – 40 кешелек исемлекнең бер өлеше генә.

Корбан ашы Нариманов урамындагы XX гасыр башында «Милләт» типографиясе урнашкан тарихи бинада үткәрелде. Ләбиб Лерон балачагы узган Актаныш районы, Олы Имән авылында да корбан чалдыр­ган, Коръән ашы уздырган. Пучы авылындагы картлар йортында яшәүчеләрне сыйларга корбан итләре калдыр­ган.

Корбан ашына килгән зыялыларны Татарстан мөфтие исеменнән аның урынбасары, Казанның 1000 еллык мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин сәламләде. Мәдрәсә мөгаллиме, «Өмет» һәм «Рәхмәтулла» мәчетләре имамы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев вәгазь һәм Коръән сүрәләре укыды. Корбан гаетенең хәлле кешеләргә тәкәбберлеген җиңәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә этәрә торган күркәм бәйрәм булуын искәртте. «Тормышы җитеш булса, кеше тирә-юньдә мохтаҗлар, мескеннәр юк дип уйлый башлый. Ә алар бар, Аллаһы Тәгалә кешеләргә ярдәм итү җаен тәкъдим итә», – диде Рөстәм хәзрәт.

Ләбиб Лерон Корбан ашына килгән шәхесләргә рәхмәтен белдерде. Табын тирәли утырып сөйләшүдә дин һәм милли мәдәниятне саклау мәсьәләләре күтәрелде. Миңгол Галиев һәм Алмаз Хәмзин моңлы җыр­лар башкарды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов замандашларын Ләбиб Лероннан үрнәк алырга чакырды. «Ул татарның милләтпәрвәр затларын бергә тупларга омтыла. Бүген бу мәҗлестә аның гаиләсе, балалары, оныклары да катнаша. Аларны ул, һичшиксез, милләтебезгә олы мәхәббәт хисләрендә тәрбияли, безгә аңардан үрнәк алырга кирәк», – диде Данил Салихов.

 

Фото: Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading