Рәсми мәгълүматларда Киа машинасының каршы якка чыгып “Челябинец» автокранына бәрелүе хәбәр ителә. Тик фаҗига корбаннары моны башкача тәгаенләде безгә.
- Юллар бик начар. Колея. Бозлавык. Берәү дә бит үзе үләсе килеп тә, кеше үтерергә дип тә, күрәләтә машина астына барып керми. Улымның да рульгә беренче көн генә утыруы түгел, ерак юлларга йөри. Нишләтәсең, бозлавык аны каршы якка тотып бәргән. Машина шуып, автокран астына килеп кенә кергән... – диде мәрхүмәнең ире Марат әфәнде.
Мәрьям ханымны 3 февраль көнне җирләгәннәр. 34 ел бергә гомер иткән хәләле аның мәңгелек йортын Бәкер авылы зиратында булуын теләгән.
- Куакбаш авылы кызы ул. Үземә якын зиратта ятсын, дидем, мин дә шунда барасы ич... Авыр миңа, ничек яшәрмен хәзер ансыз. Өйдәге бушлыкка түзәрмен дә, йөрәкнең януына чыдар хәл юк. Телевизор кабызып куйдым да, бүген шуның белән сөйләшәм. Каршымда – ул, аңа каршы мин, икебез ике телдә мырлап утырсак та, бер-беребезне ишетмибез. Ярый, менә син шалтыраттың сеңлем... Әйттем мин Мәрьямгә, көт мине, икәү барырбыз, дидем. Үлеме ашыктыргандыр инде, иртәнге автобуска чыгып йөгерде бит. Без аның белән икебез дә “Бәкер” шифаханәсендә эшлибез. Мәрьямнең аягы авырта иде. Дәваланып йөрде, “больничный”да чагында диспансеризация үтәргә уйлап, хастаханәгә барган җирдән үлеп кайтты. Ренгентка төшәргә дип, Шөгердәге участок хастаханәсе аны районга җибәргән. Баруын барган да, кайтырга автобуслар йөрми бит. Автобуслар юк. Айрат улым әнисен кайтарып килергә уйлаган. Юлда менә шушы хәл килеп чыккан, – ди Марат әфәнде.
Комментарийлар