16+

Җәлил хәзрәтнең килене Альбина Фазлыева: "Бу бит түбәнлекнең иң соңгы чиге"

Блогер Җәлил хәзрәткә әбисе сөйләгән бер вакыйга турында язган. Чынлап та гыйбрәт алырлык хәл. 

Җәлил хәзрәтнең килене Альбина Фазлыева: "Бу бит түбәнлекнең иң соңгы чиге"

Блогер Җәлил хәзрәткә әбисе сөйләгән бер вакыйга турында язган. Чынлап та гыйбрәт алырлык хәл. 

"Элек кеше бу кадәр әшәке түгел иде...⠀⁣⁣⠀
Җәлил әти белән бер көнне сөйләшеп утырдык әле. Еш кына шундый сүз ишетергә туры килә: "Элек кешеләр бу кадәр әшәке түгел иде, хәзер бигрәк намуссыз, гадел түгел" диләр. Әти бер дә килешмим бу сүзләр белән дип куйды... Элек тә начар кешеләр җитәрлек иде ди. Дөрестән дә, һәр заманда төрлесе булган инде.. Әшәкесе дә булган, яхшысы да. Моны дәлилләп Җәлил әти әбисеннән ишеткән вакыйганы сөйләде..⠀⁣⁣⠀
Күп еллар элек Борбаш авылындагы без торган урамда бик зур янгын чыккан. Ул вакытта әти дә тумаган булган әле.. Урамы белән өйләр янган. Күз алдына китерергә дә нинди коточкыч. Күрше урам кешеләре янгынны сүндерергә ярдәм итәргә чыкканнар, ләкин ярдәм итә алмаганнар, янгын алар урамына да күчкән. Менә шундый авыр фаҗига булган безнең авылда..⁣⁣⠀
Янгын вакытында кешеләр нәрсәсен булдырала, уттан урамга ташый башлаган. Безнең әби дә үзенең пәлтәләрен, киемнәрен карга чыгарып куйган. Һәм икенче әйбер артыннан утка кереп чыгуга, теге әйберләр инде юкка чыккан. Урлаганнар... Күз алдына китерәсезме? Кешенең болай да нинди авыр кичерешләре, ә аның ахыргы әйберләрен дә урлап китәләр. "Бурдан кала, уттан калмый" ди бит әле халык мәкале. Бу очракта уттан калганын да начар күңелле кешеләр урлап китә. Бу бит инде этлелекнең, түбәнлекнең иң соңгы чиге дип уйлыйм мин.⠀⁣⁣⠀
Элекке заманда да шундый начар кешеләр булган. Мондый коточкыч вакытта да ярдәм итү түгел, киресенчә авырлык китерүчеләр дә булган... Ничекләр сабыр иткәннәрдер, җаныкайларым.⠀⁣⁣⠀
Шуңа да дусларым, заманына карап түгел, тәрбиясенә, кылган гамәлләренә карап бәя бирергә кирәк. Һәм инде нинди генә хәл булмасын, һәрчак кешелекле булып калырга тырышырга кирәк! Килешәсезме, дусларым?⁣⁣" дип язган ул инстаграм сәхифәсенә. 

Язмага реакция белдерегез

5

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading