Кондитер Лилия Бәхтияровага пешерү осталыгы әнисеннән килгән. Әтисе белән ир туганнары да оста пешерәләр икән.
– Мин Ташкент шәһәрендә тудым. Әниемнең әтисе белән әнисе тумышлары белән Татарстаннан, әтинекеләр – Иваново өлкәсеннән. Репрессия чорында алар Үзбәкстанга килеп урнашкан булганнар. Әти белән әнием дә шунда туганнар. 2003 елда, укуымны дәвам итәр өчен, Казанга килдем. Шәһәрне килеп күргәч тә, шушында ук төпләнеп калачакмын дидем. Бик яраттым мин Казанны! Соңрак бөтен туганнарым да монда күчеп кайтты. Инглиз теленнән тәрҗемәче һәм лингвист дигән белгечлегем бар. Тик һөнәрем буенча эшләргә туры килмәде. Дүрт бала үстерәбез. Игезәк балаларым тугач та, эшкә чыгарга авыр булачагын белдем. Үземә яңа һөнәр үзләштереп, өйдә генә эшләргә ниятләдем. Онлайн мәктәптә укып, кондитер һөнәрен үзләштердем, – дип искә ала тортлар пешерә башлаган елларын.
Аның белән генә чикләнеп калмыйча, өстәмә курсларда укып тора. Хәзер инде тортлар гына түгел, пирожныелар, француз десерты саналган макарон, зефир һәм шоколадлар да ясый.
– Моның белән генә тукталып калырга теләмим һәм шуны аңладым: кондитер эшенең фанаты икән мин. Балалар өчен тортларны аеруча яратып эшлим. “Әкият” тудырыр өчен бөтен фантазиямне җигеп, күңелем куеп эшләргә тырышам. Бары тик табигый ингредиентлар гына кулланам. Клиентлар кабат заказлар биргәндә, “канатлар үсеп чыга” һәм тагын да тырышыбрак эшли башлыйм, – ди яңа танышым.
Лилиянең әнисе дә туйларга тортлар пешерә торган булган.
– Ул вакытта махсус курслар да, карап өйрәнергә интернет та юк. Шулай да телеңне йотарлык тәмле тортлар пешерә иде. Әтием үзбәк кухнясы ризыкларын оста пешерде. Бу һәвәслек ир туганнарыма да күчкән. Олы улымда да бар ул кызыксыну. Тәмле ашарга да, пешерергә дә яратканлыктан, 9 нчы сыйныфтан соң пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерү өчен колледжга укырга керергә булды. Фәүзия әбием турында да әйтәсем килә. Киң күңелле һәм бик дини кеше иде ул. Намазын кладырмады, мине дә гарәп хәрефләрен танырга өйрәтте. Татар камыр ризыкларын яратып пешерә иде. Ә менә бәйләргә күпме генә өйрәтсә дә, өйрәнә алмадым. Шуннан мине бәйләү түгәрәгенә бирделәр. Вакытым булганда, балаларга оекбашлар һәм шапкалар бәйлим. Икенче балам тугач, бисер белән бәйләргә өйрәндем. Үз кулым белән эшләгән эшләнмәләремне якыннарыма бүләк итәргә яратам. Шулай да киләчәгемне кондитер өлкәсендә күрәм, тагын да үсеп, үземнең мәктәбемне оештырасым килә, – ди ул.
Лилиядән “Курабье” рецепты
150 грамм иләнгән югары сортлы он
100 грамм бүлмә температурасында йомшарган сыер мае
80 грамм шикәр пудрасы
40 грамм йомырка агы
5 грамм ванильле шикәр
30 грамм куе джем
Сыер маен, ванильле шикәрне һәм шикәр пудрасын ак масса барлыкка килгәнче күпертәбез. Йомырка агын ике тапкыр бүлеп салып, һәрберсендә күпертәбез. Он салып, миксер белән акрын гына болгатабыз. Аннары силикон кашык белән болгатып алабыз. Камыр үзләнеп, бер массага килгәч, кондитер капчыгына салып, пергамент өстенә чәчәк формасында кысып чыгарабыз. Уртасына юеш кашык белән басып чокырчык ясыйбыз да шулай ук аерым кондитер капчыгына салынган джемны агызабыз. Алдан җылытылган 180 градуслы газ мичендә 15-20 минут пешереп алабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар