16+

Ләхеттән хатынына шалтыраткан?!

Берчак шулай кесә телефонын һәркем үзендә булдыру теләге булды.

Берчак шулай кесә телефонын һәркем үзендә булдыру теләге булды.

Аны сынап карады: кайда нинди оператор әйбәт эшли. Менә шул вакытлар булгандыр, ир-атлар, җыелышып, авыл зиратында бер мәрхүмгә кабер казыйлар. Һәркем үзенчә үз телефонын мактый икән. Шулчак авылдашыбыз Ф. бер операторның бик яхшы элемтә чарасы булуын исбатларга тотына. Ләкин ир-атлар, үзара күз кысышып алып, юри кире якка сукалыйлар. Ф. аптырап калмый, ләхеткә сикереп төшеп ята да хатынына шалтыратып хәл белеп ала.

Улыма җиткерәсе иде

Кесә телефоннары чыккан заман. Һәр яңалыкны җылы кабул итүче Рифкат бабай авылда иң беренчеләрдән булып үзенә кәрәзле телефон сатып ала. Әби еш авырый, шуңа да балалар белән аралашып тору өчен иң кулай чара итеп кабул итә.
Беркөнне карчыгы нык чирләп киткәч, тиз арада олы улына шалтыратып әйтәсе килә. Номерын җыйгач, трубкадан «абонент временно недоступен» дигән тавыш ишетә, әмма бабай, тизрәк улына хәбәр җиткерү теләге белән:
– Әй кызым, тукта, мине тыңла әле, әбием чирләде, хәле авыр бит, улыма шуны җиткер әле, – дип үтенечен әйтә.

Телефонның «тискәре» ягы

Авыл клубында эшләүче М. үз хезмәттәшләре белән күрше авылга концерт куярга бара, әмма уен-көлке озаккарак сузыла төшеп, соңара. Ире, кайгырып, телефонннан шалтыратып кайчан кайтуын сораша. Шулвакыт әңгәмә тәмам дип уйлап, М. ның хезмәттәше ир-атларны себереп салып сүгеп ыргыта. шалтыратучы ир-атның кирәген биреп, М.ны юата.
М. өенә кайткач, ире аңа хезмәттәшенең бөтен сүзен түкми-чәчми сөйләп бирә. Баксаң, ике як та телефонның сүндерү төймәсенә басмаган булганнар.

Фәнис Шәфыйков, Чирмешән районы, Кара Чишмә авылы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading